Логотип
Яңалыклар

Үзмәшгульләрне кулланган  өчен җәзага тартачаклар 

Россия финанс министрлыгы һәм Федераль салым хезмәте  компанияләренең икътисадый эшчәнлегендә канун бозу очракларын тикшереп тору өчен система булдырырга планлаштыралар, чөнки аларның кайберләре  үзмәшгульләрне кулланып, салымнардан кача башлаганнар. 

Ташламалы салымнар кулланылган  төбәкләрдә эш бирүчеләр  хезмәткәрләрен штатка алмыйлар, шул рәвешле,  пенсия фондына иминиятләштерү түләүләре кертмиләр. Нәтиҗәдә, киләчәктә  хезмәткәрләрнең пенсияләренең бер өлешен югалтачак. Хәзерге көндә илдә 284 мең үзмәшгуль исәпләнә. Россия финанс министрлыгы һәм Федераль салым хезмәте 2020 елның беренче яртыеллыгында намуссыз эш бирүчеләрне тикшереп тору өчен система булдырачак.  Бу хакта министр Антон Силуанов Федераль салым хезмәте коллегиясендә белдерде.  

Кайбер эш бирүчеләр хезмәткәрләрне штатка алмыйча, алар белән хезмәт күрсәтү килешүе буенча үзмәшгульләр сыйфатында гына эшли дә, 13 процент урынына ташламалы ставка буенча 6 процент салым гына түли. Салым органнары хезмәткәрләре  мондый схемаларны таба башлаган инде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар