Зөләйха тырунда... Израильдән шалтыраттылар

Гүзәл Яхинаның Мәскәүдә рус телендә басылып чыккан «Зулейха открывает глаза» романы бер ел эчендә шактый укучыны үзенә җәлеп итте.
Шау-шу, бәхәсләр дә кузгатты. Иң мөһиме: әсәрне яратып кабул иттеләр. (Китап чыгу белән үк, «Сөембикә» журналы Гүзәл Яхинаның үзе белән таныштырып, әсәрдән өзекләр биреп, узган елның сентябрендә үк укучыларны ымсындырып куйган иде инде!)Беренче тапкыр 3 мең тираж белән дөнья күргән китап, яңадан берничә тапкыр нәшер ителеп, 60 мең тираж белән таралды. Романны күп телләргә тәрҗемә итәргә алындылар. Татарстан китап нәшрияты бу көннәрдә әсәрнең татарчага тәрҗемәсен – «Зөләйха күзләрен ача» романын укучыларга тәкъдим итте.
Шул уңайдан Бауман урамындагы 19 нчы йортта, тарихи Тукай залында яңа китапны тәкъдим итү чарасы оештырылды. Анда әсәрнең авторы Гүзәл Яхина, татар теленә тәрҗемә иткән язучы Флера Тарханова, Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин, язучылар, журналистлар, китапханәчеләр, китап сөючеләр килгән иде. Китап тиз арада тәрҗемә ителеп, ике ай эчендә басылып та чыга. Әсәрнең татарчасын укып чыгучылар, теле матур, бизәлеше күңелгә ятышлы, диләр. Рәссам Ринат Хәсәншин бизәлешендә ул тагын да җылырак, милли төсмерләр белән баеп кабул ителә.
Гүзәл Яхина әсәрнең татар теленә – үз туган теленә тәрҗемә ителүенә бик сөенгән. Әсәрне укыган, үз фикерен җиткергән һәркемгә рәхмәтле булуын әйтә. Хәтта кайбер тәнкыйть сүзләренә дә үпкәләми. Дәү әнисе Рәисә Шакирова язмышына багышланган романны кулдан-кулга йөртеп укыйлар. Язучыга әсәрнең язылу тарихы, персонажларның исемнәре, төп герой Зөләйханың прототибы кем булуы турында сораулар бирәләр. Милли китапханә хезмәткәрләре әлеге әсәрне укучылар аеруча яратып, сорап, эзләп табып укый торган популяр роман, дип билгели. Гомумән, әсәргә карата да, китап авторы адресына да җылы сүзләр яңгырый. Әнә, «Чаян»ның элеккеге баш редакторы, танылган журналист Рәшит Зәкиев нәрсә ди: «Миңа Зөләйха турындагы әсәр турында иң беренче булып... Израильдән шалтыраттылар. Күптән аралашкан коллегам: «Гүзәл Яхина сезнекеме ул? Искиткеч әсәр язган!» – ди. Китап әле юк. Интернеттан табып укый башладым. Тетрәнеп, сокланып, исем китеп укыдым. Аннары тагын бер коллегам, танылган журналист Болгариядән шалтыратты, «Зулейха открывает глаза»ны яратып укуын әйтте. Гүзәл сеңелем, гаҗәп әсәр язгансыз!.. Китабыгыз килеп ирешкәч туган шау-шуны, кайбер акылсыз, көнче кешеләр әйткәннәрне, зинһар, игътибарга алмагыз!»
Журналист Алсу Бикбаевага әлеге китапны университетта бергә укыган группадашы Татьяна Устиновская бүләк иткән икән. Романның татарчасын сатып алып, ул автордан автограф алырга ашыкты.
«Зөләйха күзләрен ача» романы инде китап кибетләренә сатуга чыкты. Ул үз укучыларын табар, китап сөючеләр аны яратып кабул итәр дип ышанасы килә.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
Соңгы комментарийлар
-
2 март 2021 - 22:12Без имениГомер ул бер генэ, Килми ул гел генэ. Син анын, кадерен бел генэ.! Марат С.Н.Карындашым – көндәшем
-
2 март 2021 - 20:39Без имениДеградациянең аргы ягы.Ир күрдем дип балаларыңны ничек эт көненә төшерергә мөмкин. Кире кайтарып булса...
-
2 март 2021 - 21:14Без имениИ бала китапларга язар лык.нилэр кылдынн?!? БИК яшьсен,...Ришат Төхвәтуллин турында китап чыгачак
-
2 март 2021 - 12:28Без имениИкесенең дә беренче никахлары булган ир белән хатын гына кавыша диләр шул ахирәт дөньясында.Вәгъдә йөзеге
-
2 март 2021 - 15:10Без имениӘйе, шөкер, Рәисә исән-сау. Карап торырга бер дә көчлегә охшамаган ул... Әмма тормышта аңа бик күп сынаулар узарга туры килә... Уза ул аларны... Лаеклы уза... Сабыр, көчле, тәвәккәл ул бүген дә...Буран эчләрендә буран
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.