Зәки Зәйнуллин Тукай бүләгенә дәгъва итә

Язучы Зәки Зәйнуллинны Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә “Мөслимә” оешмасы тәкъдим итә. Татарстан хатын-кызларының “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы аны “Татар ир-егетләре” китабы өчен олы бүләккә лаек дип саный.


Зәки ага Зәйнуллин татар әдәбиятында кабатланмас үз урынын табып, үзенчәлекле юлын салган, зур уңыш казанган, танылган әдип. Ул укучылар яратып кабул иткән 5 роман, 30 повесть, 300 хикәя, 10 пьеса авторы.

2010 елда басылып чыккан “Татар ир-егетләре” китабындагы повестьлар Бөек Ватан сугышы каһарманнарына, татар әдәбиятына хезмәт иткән әдипләргә, батыр йөрәкле татар ирләренә багышлана. Мисал өчен “Кави Нәҗми дигән язучы” повесте Татарстан Язучылар берлегенең беренче рәисе, репрессия корбаны, СССР Дәүләт бүләге лауреаты Кави Нәҗми; «Армия генералы Алексей Антонов» повесте армия генералы, Варшава килешүе илләренең хәрби көчләре штабы җитәкчесе, 1942 елдан башлап сугыш беткәнче, барлык хәрби операцияләрне төзеп, дан казанган керәшен татары Алексей Антонов (1896-1962); «Һаваларда ялгыз торна» повесте хәрби очучы-ас, ике тапкыр Советлар Союзы герое булган Кырым татары Әхмәт-Хан Солтан; «Йә атыгыз, йә аклагыз» повесте Брест крепосте каһарманы, Советлар Союзы герое Петр Гаврилов турында.

“Зәки Зәйнуллин әсәрләрендә сугыш каһарманнары шәхес буларак югары бәяләнә, аларның фашизмны җиңүгә керткән өлешләре күрсәтелә. Бу әсәрләрдән торган китап Тукай бүләгенә берсүзсез лаек. Чөнки Зәки Зәйнуллин әсәрләре геройлары сугышта зур батырлыклар күрсәтеп, татар халкын һәм Татарстанны бөтен дөньяга танытты. Халык Зәки Зәйнуллин әсәрләрен яратып укый, пьесаларын сәхнәгә куялар, китаплары күпләп тарала. Бүген дә актив иҗатта булган 83 яшьлек Зәки Зәйнуллинга Татарстан җитәкчеләре тиешле бәяне Тукай бүләге аша белдерсә иде, - ди “Мөслимә” оешмасы рәисе Әлмирә Әдиатуллина.

“Мөслимә” оешмасы Зәки Зәйнуллины Г.Тукай бүләгенә тәкъдим итүен Татарстан Язучылар берлегенә хат аша хәбәр итте, диелә “Мөслимә” оешмасы матбугат үзәге хәбәрендә.

сылтама: http://intertat.ru

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! – Апа, әни акылдан шашкан! Көзнең яңгырлы салкын бер көне иде ул. Мәктәптән туңып кайтып кына кердем, каршыма башлангыч сыйныфта укучы сеңлем Айзилә йөгереп килеп чыкты да, колагыма әнә шулай дип пышылдады.
    13231
    3
    171
  • Әллә?! Завод капкасы төбендә сезне бер карчык көтә дигән хәбәрне ишетүгә, Фәрһадның йөрәге чәнчеп алды, зиһене чуалды, күз аллары караңгыланды.
    10911
    2
    115
  • Үкенечле үткәннәр... Якшәмбе булса да, иртәдән телефон шалтырады. Башкаларның иртәнге йокысы бүленмәсен дип, атлас халатын тәненә элеп кенә җибәрде дә, телефонын алып балконга йөгерде. Телефонның теге ягында карлыккан ир кеше тавышы ишетелде:
    8111
    2
    87
  • Балагызны үзем карап торам! - 1 Кызлары туганнан бирле Аида белән Тимурның иртәсе гел бертөрле башлана хәзер. Тимур иң беренче булып уяна да, нәни кызы белән төне буе бала караваты яныннан китмәгән хатынын уятмаска тырышып, аш бүлмәсенә чыга. Иртәнге ашны ашагач, кереп битләреннән генә пәп итеп ала да эшкә китә.  Подъез ишегеннән чыгуга телефоны пипылдаганына да ияләште ир. Ул беренче  катка төшеп җиткәнче, хатыныннан уңышлы көннәр теләп смс килеп җитә. Ә ул телефонын алып «Рәхмәт!» яза. Бүгенге иртә дә нәкъ шулай башланды.
    3588
    7
    74
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! 2 Шулай да ул ЗАГСка килгән иде. Без машинадан төшүгә яныма килде. – Син ... монда? – гаҗәпләнүемне яшерергә дә теләмәдем.
    4125
    2
    63
Реклама
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...