Журналистларның «әти»сен искә алдылар...

Бу көннәрдә Флорид абыйга 80 яшь тулган булыр иде... Безнең өчен ул һаман яшь, һаман студентлар арасындадыр кебек. Флорид Имамәхмәт улы Әгъзамовны – журналисика факультеты деканын без Флорид абый дип йөртә идек. Якын итү, ярату, тирән хөрмәтебез ярылып ята иде шул «абый» сүзендә.

Казан федераль университетының Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендәге конференц-залда Флорид Әгъзамовның тууына 80 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция оештырганнар. Сәламләү сүзе белән чыккан Казан федераль университеты проректоры Денис Нургалиев, әнә, Флорид абыйны якташым иде дип сөйли. (Флорид абый Башкортстанның Чакмагыш районы Бикмәт авылында туган. –Э. З.) Ул ярдәмчел, ипле-җайлы якташының татар журналистикасына нигез салуы турында кабат искәртә. Республикабызда журналистлар әзерли торган институтның директоры Щелкунов Михаил Дмитриевич үз чыгышында гуманлылыкның Россия җәмгыяте үсешендә мөһим фактор уйнавына тукталып, тагын Флорид Әхмәтович турында сөйли башлый... Елена Дорощук, Сөмбел Таишева, Роман Баканов... Һәркайсы олы остазны җылы итеп искә ала, аның журналистика теориясе өлкәсендәге фәнни-тикшеренү эшләренә югары бәя бирә. «Игътибар үзәгендә – Кеше!» Флорид Әгъзамовның бер китабы әнә шундый исемдә. Миңа калса, бу сүзләр аның тормыш шигаре дә булып киткән. Без, журналистлар, язмаларыбызда, мәкаләләребездә Кешене үзәккә куеп, Кешеләрне яратып язабыз икән, димәк, ул безгә Флорид абыйдан бирелгән!

Флорид абыйны студентларының «әтисе» дип йөрттеләр. Хәзер ул исем Флорид абыйның шәкерте, КФУдагы социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының татар журналистикасы кафедрасы мөдире Васил Гарифуллинга күчте. Кешелеклелек, хәлгә керә белү, дустанә җылы мөнәсәбәт кебек сыйфатлар аңа һичшиксез Флорид абыйдан «йоккандыр».

Конференция алдыннан Флорид абыйга багышланган видеофильмны кат-кат әйләндерделәр. Флорид абыйның шәкертләре сөйләде. Фотолар, фотолар.... Һәркайсыннан якты, ягымлы, кешелекле, гади Флорид абый елмая. Сагыналар аны. Сагынабыз... 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Әни мине яратмады... Без тирә-яктагылар өчен идеаль гаилә идек. Гаиләсен кайгырткан ир, бәхетле хатын, талантлы уллары, тыйнак кызлары. Әмма тормышта бөтенләй башкача булды. 
    7567
    0
    53
  •  Алиментка бирсәң...  Мине әнием тәрбияләп үстерде. Миңа 3 яшь булган вакытта, әти башка хатынга өйләнгән. Ничек кенә авыр булмасын, әни зарланмады, сыкранмады.
    3209
    3
    43
  • 4380
    2
    28
  • Ул чыннан да бәхетле Шикләнерлек берни дә юк иде. Элеккегә караганда ешрак ашыйсы килүенә дә аптырамады.  Сәрия элек тә тамаксау иде. Башкалар кебек тазарудан курыкмады. Алар нәселендә ашаганга карап артык авырлык җыю булганы юк иде әле. Киресенчә, аның тәненә бераз ит кундырасы килә. Чөнки ул үзе ябык: коры сөяктән генә торган кызлар да, үзе дә ошамый. Күлмәкләре тараеп киткәндәй булгач: «Яңа кием алырга җай чыкты», – дип сөенде.
    3388
    1
    25
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан