Логотип
Яңалыклар

Юрий Камалтынов: “Безнең өчен бу сайлау кампаниясенең закон нигезендә төгәл узуы мөһим”

“Без финиш сызыгына чыктык. Республиканың муниципаль һәм шәһәр округларында сайлау участокларындагы вәзгыятьне игътибар белән күзәтәбез. Барлык 2802 сайлау участогына күзәтүчеләр юлланды”, - дип белдерде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмати үзәгендә узган брифингта.
Спикер партиядән тәкъдим ителгән 6 меңнән артык кандидатның күпчелегенең шәһәр һәм авыл җирлекләре советларында үз урынын алачагына өметен баглады. “Безнең өчен бу сайлау кампаниясенең закон нигезендә төгәл узуы мөһим. Барлык 2802 сайлау участогына күзәтүчеләр юлланды. Тавыш бирү барышын даими күзәтәбез. Җирле бүлекләрдә “Бердәм Россия” партиясенең башкарма комитетлары белән даими элемтәдә торабыз. Тавыш бирү барышында әлегә проблемалар юк. Көн дәвамында сайлау процессы закон нигезендә барыр дип ышанабыз”, - дип билгеләп узды Юрий Камалтынов. Ул сайлауларның тыныч, оешкан төстә узачагына ышанычын җиткерде.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/09/13/113497/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар