Логотип
Яңалыклар

Юбилеең белән, Кайбыч!

Республикабыздагы иң яшь районнарның берсе – Кайбыч районы үзенең оешуына чирек гасыр булуны бәйрәм итте. 
...1991 ел. Апас районыннан Кайбыч районын аерып чыгару турындагы карар илдәге вазгыйтьнең иң катлаулы чорында кабул ителә. Икътисадның таркалган чоры. Яңа район аякка басып яшәп китә алырмы? Киләчәге булырмы аның? Әмма районны кире кайтару халыкның теләге, аның таләбе иде.

Алтмышынчы еллар уртасында, районнарны кушу, эреләндерү вакытында Кайбычны башта Буага ук кушып куялар, аннан Апаска кире кайтаралар. Район үзәгеннән шактый еракта булган Кайбычка игътибар бөтенләй бетә. Гөрләп эшләп торган инкубатор тарала, май-сөт заводы ябыла, музыка мәктәбе дә шул язмышка дучар була, дәүләт саклык банкы Апаска күчә... Төзелешләр бөтенләй алып барылмый. Халык өчен иң авыры – район үзәгенең  үзләреннән бик еракта булуы. Мәлки, Иске Тәрбит, Подберезье авылларында яшәүчеләр Апаска өч район – Чуашстанның Канаш, Яльчик һәм үзебезнең Буа районы аша үтеп баралар. Район үзәгенә поездларга утырып Татарстанда Кайбыч төбәге кешеләре генә йөргәндер.
Ә үзәккә эш гел төшеп тора бит ул: кайвакыт бер имза куйдырыр өчен дә шундый озын авыр юлга чыгып китәргә туры килгән. 

Халык Кайбычтан район китү белән беркайчан да килешмәгән. Җитәкчеләргә бу мәсьәләне хәл итүне сорап әледән-әле мөрәҗәгать итеп торганнар. Туксанынчы еллар башында әлеге хәрәкәт тагын да көчәйде. Элеккеге чикләре белән Кайбыч районын кире кайтаруны сорап ул чакта авылларда халык җыеннары үтте: Кайбычның үзендә, Кече Кайбычта, Мөрәледә, Кошманда, Федоровскоеда... «Район киткәнне бирле безнең төбәктә унөч авыл җир йөзеннән бөтенләй юкка чыкты, кайберләренең инде исемнәрен дә онытып барабыз... Хәлләр болай дәвам итсә, ундүртенче авыл Кайбыч үзе булырмы?»  – дип әрнеп, күз яшьләре белән сөйләделәр ул чакта җыенга килүчеләр.

Халыкның теләген, гозерен ишеттеләр ул чакта! Барлык вәкаләтләре белән Кайбыч ягына үзенең элеккеге исеме кире кайтты. 
Мөстәкыйль Кайбыч районының беренче Сабантуен хәтерлим әле. Ул чакта мәйдандагы рухи күтәренкелек! Халкыбызның бу матур бәйрәмен шулай зурлап үтүләрне оныткан идек инде. 
Район шулай яшәп китте... 

Быел менә Кайбыч районын булдыру турындагы указны имзалауга 25 ел. Шул уңайдан Олы Кайбычта зур бәйрәм узды. Чарада республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Татарстан районнары башлыклары, төрле предприятие җитәкчеләре катнашты, якташлар кайтты. Бәйрәмнең иң зур һәм иң хөрмәтле кунагы  исә – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. «Кайбыч районы бүген – алдынгылар арасында. Республика ярдәме биредә нәтиҗәле файдаланыла. Иң перспективалы һәм актив үсеп килүче районнарның берсе бүген Кайбыч. Аның тарихы – Татарстанның яңа тарихы ул. Мин районыгызның алга таба да чәчәк атуын телим», – диде ул үз чыгышында. 

Әйе, 25 ел эчендә Кайбыч бик күпкә алга атлады. Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әйткәнчә: «Ул хәзер аграр өлкәдәге казанышлары һәм үскән инфраструктурасы белән аерылып тора. Республика программалары ярдәмендә соңгы елларда районның социаль йөзе бик үзгәрде. «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексына бүген әнә хәтта күрше районнардан да яратып йөриләр. Кайбычның яшь спортчылары Россия дәрәҗәсендәге зур ярышларда катнаша һәм Татарстан данын яклый».

Авыл халкы өчен иң мөһиме – юллар. Бәйрәмдә: «Ниһаять, безнең як та юллы булдык!» – дигән сүзләр күп тапкырлар яңгырады. 
Район үзәгендә генә түгел, Кайбыч районына кергән авылларда да  үзгәрешләр шактый. Халыкның күңеленә иң хуш килгәне – төзелешләр.  Мәктәп, балалар бакчасы, ФАПларны бер түбә астына алган биналар салына. Ә мәктәбе эшләп торган авылның киләчәге бар! 

Райондагы соңгы матур үзгәрешләрнең барысын да халык Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеме белән бәйли, рәхмәтләрне аңа яудыра. Альберт Илгизәр улы Кайбыч районының Бәрлебашы авылында туып-үскән егет. «Эшең уңышлы барсын өчен кешеләрне яратырга кирәк», – ди ул. 

…Вакыт барысын да ачыклый: чирек гасыр элек кабул иткән карарның дөрес булуын ул инде раслады. Кайбыч яши һәм яшәячәк!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар