Логотип
Яңалыклар

«Ышаныч телефоны» шалтыратулар кабул итә

Республикада 2010 елдан бирле «Ышаныч телефоны» эшли. Әлеге хезмәттә эшләүче психологлар яшүсмерләргә психологик, авыр тормыш хәленә калган, балалары белән аралашуда авырлыкларга очраган ата-аналарга ярдәм күрсәтә.


Республикада 2010 елдан бирле «Ышаныч телефоны» эшли. Әлеге хезмәттә эшләүче психологлар яшүсмерләргә  психологик, авыр тормыш хәленә калган, балалары белән аралашуда авырлыкларга очраган  ата-аналарга  ярдәм күрсәтә.

 

88002000122 номерына республиканың төрле почмагыннан бушлай шалтыратырга мөмкин.  Белгечләр әйтүенчә, хәтта суицид нияте булганнар да мөрәҗәгать итәләр.  Шулай ук  үсмерләрнең авырга узуы, комарлы уеннар, алкоголизм, наркомания проблемалары буенча шалтыраталар.  Шалтыратуларның иң күбесе яшьтәшләр белән аралашуда килеп чыккан аңлашылмаучанлыкларга кагылышлы. Нигездә, «Ышаныч телефоны» хезмәтеннән үсмерләр куллана икән. Профессионал психологлар һәрвакыт балалар яклы. Моны шалтыраткан үсмерләр дә, ата-аналар да  аралаша башлауның беренче җөмләсеннән үк аңлый. 


«Ышаныч телефоны»нда эшләүче хезмәткәрләргә таләпләр зурдан. Алар  ел саен квалификацияләрен үстерә. Психологлар сүзләренә караганда, үсмер төрле проблемалар белән кабат-кабат шалтырата икән. Димәк, бар нәрсәгә шикләнеп караган үсмер күңеленә белгечләр юл тапкан, ышаныч яулаган. 


Психологлар белдерүенчә, профилактик чараларны вакытында күргән очракта үсмерләр агрессиясен булдырмый калып була. Бары тик аны позитив юнәлешкә борып җибәрергә кирәк. Ә моны  белеме, эшләү методы булган белгечләр генә башкара ала. 


Хәзер, ата-аналар  балалары белән аз аралашкан вакытта, психолог ярдәме үтә актуальләшә. Әмма бала белән утырып ачылып сөйләшү дә мөнәсәбәтләрне җайлаштырып җибәрергә мөмкин. Бары тик үсмерне гаепләргә генә кирәкми.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар