Яздан аерып булмый Тукайны...

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында бүген «Илһамият» республика бәйге-фестивале үтте. Ул татар халкының ике бөек шәхесе – Габдулла Тукай һәм Габдулла Кариевларның тууына 130 ел тулуга багышлап үткәрелде.
Сәнгатьле сөйләм бәйгесе университет һәм бу конкурсны оештыруда башлап йөргән театр институты, аның Салават Фәтхетдинов җитәкчелегендәге татар эстрадасы кафедрасы тарихында беренче мәртәбә узды. Бәйгедә 120-130лап бала катнашты. Казаннан гына түгел, Татарстанның башкалага якын районнарыннан: Чүпрәле, Чистай, Саба, Арча, Питрәчтән дә килделәр.Фестиваль сәхнәсенә Тукайның якташлары, авылдашлары – Кушлавыч мәктәбе укучылары да күтәрелде. «Илһамият»нең идея авторы – Казан мәдәният университетының татар эстрадасы кафедрасы профессоры, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эльмира ХАММАТОВА.
– Сәхнә теле укытучысы буларак, мине сүз сәнгате бик кызыксындыра, – диде ул. – Әмма фестивальгә барыбер куркыбрак тотынган идек. Гадәттә, апрель ае мондый чараларга бик бай була бит ул. Әмма гаризалар көтелмәгәнчә күп килде! Ярдәм итүчеләр дә табылды. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Татар интернетын үстерү фонды (җитәкчесе – Раил Гатауллин), Бөтендөнья татар конгрессының Казан шәһәре бүлеге (рәисе – Фәрит Мифтахов), Татарстан язучылар берлеге, Г. Кариев исемендәге театр җитәкчелеге, Мәрҗани мәчете ниятебезне хуплап каршыладылар.
Укучыларны бу бәйгедә катнашырга әзерләгән укытучыларга рәхмәт. Балалар шигъриятне белүләрен, Тукай шигырьләрен яратуларын күрсәтте. Аңлап, белеп сөйлиләр! Чыгыш ясаучылар арасында татар телендә шигырь сөйләүче рус балалары да булды. Шул ук вакытта алар Тукай шигъриятен рус телендә яңгыратып та үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. «Илһамият» дәвамлы булсын!» – оештыручылар да, катнашучылар да фестиваль-бәйгедән шундый теләк белән таралышты.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
Соңгы комментарийлар
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.