Логотип
Яңалыклар

ЯШЬ ТАЛАНТ АЙЗИЛӘ ВАХИТОВА: КИЧӘ – ИНТЕРНЕТТА, БҮГЕН – ФИРДҮС ТЯМАЕВ ЯНЫНДА

Instagramның күпчелек татар телле кулланучыларына Айзилә Вахитова исеме яхшы таныш. Популяр татарча җырларны фортепианода уйнап башкаручы һәм җырлавын видеога төшереп интернетка кертүче бу кызның тавышы күпләрне таң калдыра. Айзилә эстраданың танылган җырчылары белән дә эшләргә өлгергән инде. Үзе белән якыннан танышу һәм интернет аның тормышын ничек үзгәртүен белү өчен аны агентлыгыбызга чакырдык.

– Айзилә, интернетта үзенең тавышы белән күпләрне таң калдырган кыз турында тулырак беләсе килә. «Айзилә Вахитова кем ул?» дигән сорауга син үзең ничек җавап бирер идең?

– Мин гап-гади кыз. Җырга үземнең 10 елдан артык гомеремне багышладым. Башта сәнгать мәктәбенә йөрдем, хәзер һөнәри белем алам. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең эстрада бүлегендә укыйм. Җырламаган бер генә көнем дә юк. Үзем дә җырлар язам.

 

– Җырга-моңга сәләт сиңа кемнән килә дип уйлыйсың?

– Гаиләбездә җырлаучылар юк. Минем ике апам бар. Аларның берсе – табиб, икенчесе – тәрбияче. Әтиемнең сөйләгәне бар: минем бабам гармун уйнап үзе җырлый торган булган. Бәлки җырга мәхәббәт аннан киләдер.

– Җырлавыңны видеога төшереп, беренче тапкыр интернетка кертү ничек булды? Син бу эшне алга таба да дәвам итәсеңне белеп эшләдеңме, әллә бу очраклы хәл идеме?

– Бу очраклы хәл. Башта мин рус җырларын җырлаган видеолар кертә идем, соңрак татарча җырларга да тукталырга булдым. Беренче татарча җырны быел гыйнвар аенда керттем һәм аны Татар Малай (блогер Ринат Галиәхмәтов) үз битенә алды. Шуннан соң минем язылучыларым арта башлады һәм мин кызыгып киттем. Җитмәсә, ул язылучылар үзләренең ишетәсе килгән җырларын да сорый башлады.

– Нигә татарча җырларны да төшереп кертергә булдың соң?

– Бәлки әти-әни этәргеч булгандыр. Аннан Татар Малайның «Яраткан җырым» бәйгесе бар иде бит. Ә анда татарча җырлар гына катнаша ала иде.

 

– Җырларны язылучыларың соравы буенча гына сайлыйсыңмы?

– Нигездә шулай. Үземә ошаган, күңелемә яткан җырларны да читтә калдырмыйм. Күбрәк лирик җырлар җырлыйм.

– Әйе, моңа мин дә игътибар иттем: күп очракта моңсу җырларга өстенлек бирәсең. Моны син ничек аңлата аласың? Бу тавыш үзенчәлегенә бәйлеме, әллә күңел халәтенәме...

– Лирик җырларда ничектер «ачылып» була, мелизматиканы да кушып җибәрәсең . Хәзерге тиз җырларда мәгънә юк кебек. Мәсәлән, Илсөя Бәдретдинова, Фирдүс Тямаев, Хәния Фәрхинең җырларында мәгънә бар һәм алар миңа ошый.

 – Ә язылучыларың нинди җырларны күбрәк сорый? Кайсы җырчыларга өстенлек бирәләр?

– Язылучылар күбрәк хит булган җырларны сорый. Берәр җыр чыгып, танылып китә икән, аны сорыйлар. Мәсәлән, Ришат Төхвәтуллинның «Мәхәббәтем» җырын сораучылар бик күп булды.

– Instagram битеңне бүген 4000 артык кеше карый. Кызыксынганың бармы: кемнәр алар, ничә яшь аларга, кайдан алар?

– Статистиканы күзәтеп барам. Минем язылучыларымның күбесе 18-24 яшьлекләр. Алар арасында кызлар күбрәк. Татарстаннан кала Самарадан да язылучыларым бар.

– Сиңа күп комментарийлар язалар һәм аларның күпчелеге яхшы фикерләр. Ә бит танылуның башка ягы да бар: бөтен кешегә дә ошап бетеп булмый һәм начар сүзләр әйтүчеләр дә табыла. Сиңа начар сүзләр язалармы? Һәм син аларга ничек карыйсың?

– Начар сүзләр язучылар бар. Әмма ул фикерләрне күңелгә якын алмаска кирәктер. Аннан гына нәрсә үзгәрә соң инде? Укыйм, җавап бирәсем килсә – җавап бирәм, юк икән – шулай кала. Кайбер җырларның сүзләрен дөрес җырламауда гаепләп язганнары бар.

– Синең интернеттагы сәхифәләреңне карап чыгып һәм менә әле сөйләшеп утырганнарга нәтиҗә ясап, мин сине күпкырлы кеше дип атый алам. Мәсәлән, быел җәй көне син Чаллы шәһәрендә уздырыла торган «Сабантуй гүзәле» конкурсында катнашкансың һәм финалга әзерләнгәндә көн саен үзең руль артында Алабугадан Чаллыга килеп йөргәнсең. Бу күренешне син ничек аңлата аласың: синең характерың шундыймы, әллә күпкырлы булу замана таләбеме?

– Башта «Сабантуй гүзәле» конкурсы турында әйтеп китәргә телим, чөнки ул минем өчен бик мөһим. Әлеге конкурсның Алабугада узганында җиңүче булган идем инде. Шуннан соң Чаллыда уздырыла торганы белән кызыксынып киттем. Әлеге конкурс бик җитди, югары дәрәҗәдәге чара. Репетицияләр хәтта бер ай дәвам итте. Бәйге миңа күп нәрсә бирде: беренчедән, мин яңа дуслар таптым. Икенчедән, зур тәҗрибә тупладым. Сайлап алу турына 24 кыз килгән иде, шуларның 10сын гына сайлап алдылар. Нәтиҗәдә мин «Иң заманча кыз» номинациясендә җиңүче булдым.

Ә күпкырлы булуның нәрсәгә бәйле икәнен әйтә алмыйм. Бәлки бу чыннан да характерымнан киләдер.

– «Сабантуй гүзәле» син катнашкан бердәнбер конкурс түгелдер. Тагын нинди уңышларың бар?

 –  Конкурсларда музыка мәктәбендә укыган еллардан бирле катнашам. Күбесенчә бөтендөнья статусындагыларына игътибар бирәм. Гел алдынгы урыннар алдым дип әйтә алмыйм, шулай да беренче урыннарым шактый. Конкурсларда мин татарча җырлар җырламыйм, ә рус һәм әрмән җырларын башкарам. Чөнки мин Кавказ якларын үз итәм.

– Әңгәмә башында үзең дә әйтеп киткән идең: син көйләр иҗат итәсең. Күптән түгел «Әткәем» исемле җырың дөнья күрде һәм аның көен син үзең язгансың. Көйләрне кайчан яза башладың? «Әткәем» җырының тарихы нинди?

– Беренче курста укыганда шигырьләр язучы бер дус кызымның төркемендә «Әткәем» шигыренә юлыктым. Ул миңа бик ошады һәм берәр кайчан бәлки көй язармын дип, мин ул шигырьне үземә алдым. Өч айдан соң фортепиано артына утырдым һәм көй яздым. Җыр менә шулай барлыкка килде. «Әткәем» – үз әтием багышланган җыр. Көйләрне музыка мәктәбендә укыганда ук иҗат итә башладым. Әмма җыр өчен язылган беренче көй шушы иде.

– Безгә Айзилә Вахитовадан тагын җырлар көтәргәме соң?

– Әйе, әлбәттә! Теләгем бар.

– Мәдәният көллиятенең эстрада бүлегендә укыган кеше буларак син татар эстрадасы турында нәрсә әйтә аласың?

– Җырчылар хәзер бик күп. Ә шәхсән минем күңелемә үтеп керә алганнары бик аз. Җырчы булып йөрү – ул чыктым да җырладым түгел. Сине халык яратырга тиеш. Яңа җырчылар барлыкка килеп кенә торгач, эстрада үсүгә таба барадыр инде. Күп нәрсә җырлардан да тора. Татар эстрадасында җырлар мәгънәле булсын иде.

– Кумирларың бармы, Айзилә?

– Илсөя Бәдретдинова, Фирдүс Тямаев – минем кумирларым. Фирдүс абыйның электән үк бер концертын да калдырмый идем. Быел миңа бәхет елмайды: мин хәзер аның төркемендә эшлим. Ул – бик әйбәт кеше. Фирдүс абый үзе белән эшли башлаганчы мине интернеттан карап барган. Аннан бар яклап үрнәк алырга була. Фирдүс абый төркемендә танылыр өчен генә түгел, тәҗрибә җыяр өчен эшлим. Киләчәктә бу тәҗрибәнең миңа кирәге чыгачак дип уйлыйм.

– Синең узган ел Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем төркемендә дә бэк-вокалистка булып гастрольләргә йөргәнеңне беләбез. Бер артист белән икенче артистның төркемендә эшләү аерыламы?

– Аерыла дип әйтмәс идем. Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем белән без гастрольга бер генә ай йөрдек. Ә Фирдүс Тямаевның концертлары көн саен. Шуңа күрә узган ел гастроль тормышын аңлап бетермәгәнмен.

– Синең шушы гастрольләргә йөрүеңне, концертларда катнашуыңны эстрадага кечкенә генә адымнар дип атарга була. Киләчәктә үзеңне җырчы буларак күрәсеңме?

– Күрәм. Тик теләк бер әйбер, аны бит әле тормышка ашырырга да кирәк.

– Айзилә, син татар җырларын җырлап танылдың. Ә соңгы вакытта татар телен белү кирәкме, юкмы дигән бәхес куера. Син ничек уйлыйсың? Сиңа татар телен белүеңнең зыяны тигәне булдымы?

– Татар теле кирәк! Мин татар телен балачактан ук беләм. Һәм моның өчен әти-әниемә рәхмәтлемен. Минемчә, бу гаиләдән килә. Шулай ук зур рольне мәктәп алып тора. Татарстанда яшәүче һәр бала үз туган телен белергә тиеш.

 


чыганак: http://intertat.ru/ijat/kich-internetta-b-gen-fird-s-tyamaev-yanynda/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар