Логотип
Яңалыклар

Ярминкәләр башлана (УРЫННАР, БӘЯЛӘР)

Иртәгә, 10 сентябрьдә, Казан һәм Чаллыда, шулай ук Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Татарстанда ярминкә ике якны да канәгать калдырырлык чарага әйләнгәннән бирле, аның һәр яңа сезоны түземсезлек белән көтеп алына. Быел да шулай. Һәр шимбәдә ярминкә мәйданчыкларында бәйрәм рухы хөкем сөрәчәгенә шик булырга да мөмкин түгел.


Унысы – әзер, тагын 7әү төзелә

Казанда ярминкәләрнең алыштыргысыз үз урыннары барлыкка килде инде. Бу сезонда да башкала ярминкәләре 10 сәүдә мәйданчыгында оештырылачак.

– Сәүдә итәр өчен Казанда – ун, Чаллыда өч мәйданчык әзерләнде. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы ярминкәләре Яшел Үзән районының Октябрьский поселогында “Яңа Тура” технополисы территориясендә оештырыла, – дип сөйләде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов ярминкәгә әзерлек мәсьәләләрен кагылышлы сөйләшү өчен уздырылган киңәшмәдә. – Крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларның продукциясен көн саен сату өчен Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча Казанда тагын 7 сәүдә мәйданчыгы төзелә һәм төзекләндерелә. Болары авыл хезмәтчәннәренә өстәмә мөмкинлекләр ача.

Шулай итеп, сәүдә мәйданчыклары тәгаенләнде:

– Совет районында – “Казан” агросәнәгать комплексы” (Аграр урам, 2) һәм “Дәрвиш” базары территориясендә (Дәрвишләр бистәсе, Липатов урамы, 7);
– Яңа Савин районында – “Бәхетле” сәүдә үзәге мәйданчыгында (Хөсәен Ямашев проспекты, 71а);
– Авиатөзелеш районында – “Бәхетле” сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта (Ленинград урамы, 27);
– Мәскәү районында – Г.Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә (Восстание урамы, 83);
– Киров районында – “Җиләкле бистәсе” сәүдә үзәге каршындагы территориядә (Краснококшайский урамы, 152/2) һәм Юдино бистәсендә (Юдино бистәсе, Ильич урамы, 1);
– Вахитов районында – Груздев урамы 5 нче йорт адресы буенча административ бина каршындагы парковка мәйданчыгында һәм Кәрим Тинчурин исемендәге сквер каршында (Кәрим Тинчурин урамы, 13);
– Идел буе районында – “Чулпан” мәдәни үзәге янындагы мәйданчыкта (Җиңү проспекты, 48а).
Чаллыда ярминкәләр 3 мәйданчыкта оештырыла: Сарман трактында, Г.Камал исемендәге бульварда (Тынычлык һәм Мәскәү проспектлары арасында) һәм “Южный” агросәнәгать паркында.



“Тура” урынында калды

Быел да Яшел Үзән районының “Яңа Тура” технополисы территориясендә ярминкәнең кабат оештырылуы игътибарга лаек. Хәтерләсәгез, халык аз йөрүне сәбәп итеп, андагы сәүдәне Казанга күчерү турында да сүз булган иде. “Без бу ярминкәнең эшен җитди контрольдә тотачакбыз. Сатып алучылар агымын өйрәнү кирәк. Халыкта биредә тәкъдим ителгән продукциягә ихтыяҗ булмаса, бу мәйданчыкны Казанга күчерергә планлаштырабыз”,  – дип белдергән иде ул чакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

Сезон дәвамында ярминкәгә йөрүче халык саны сизелерлек артуы шикләндерсә дә, “Яңа Тура”дагы ярминкәнең үз сатып алучысы булуы бәхәссез.  Анда ярминкә оештыру тәкъдимен әлеге технополис вәкилләре үзләре керткән иде, ләбаса.  Ярминкә ярдәмендә биредә сатыла торган башка товарларга да ихтыяҗ уятырга теләделәр. Яңа сезон әлеге мәйданчыкны читләп узмаган икән, сатып алучылар агымы өйрәнелгән һәм сәүдәгәрләрне канәгатьләндергән, дигән сүз.



Баеп буламы?

2015 елда Казанда һәм Чаллыда 34 авыл хуҗалыгы ярминкәсе уздырылган, аларга 1,5 млрд. сумнан артык продукция китерелгән. Моннан тыш, агымдагы елның язында 17 ярминкә уздырылган.

Авыл хезмәтчәннәре арасында ярминкәгә еш йөрү нәтиҗәсендә “шома гына” сату итүчеләрне еш очратабыз. Череп баеп булмаса да, ярминкә аша табыш алучылар юк түгел. Ахыр чиктә хөкүмәт тә буш итми үзләрен – мөмкинлектән чыгып транспорт чыгымнарын капларга тырыша, ярминкәгә намус белән караучыларны акчалата да бүләкли. Бу уңайдан Марат Әхмәтовның узган ел ярминкәләр сезоны башланган мәлдә җиткергән фикерләре искә төште.

Ярминкәләр ярдәмендә табыш алу, акча эшләү максаты куелмый. Бу эшчәнлек бизнес түгел, ә социаль проект.  Биредәге бәя кибетләрдәге кебек үк булса, аның кирәге дә калмас иде... Әлбәттә, ярминкәгә сату итәргә килүчеләрне дә яхшы аңлыйм. Алар моңа ике көн әзерләнә. Кичтән чыгып китәләр, төне буе юлда. Шул рәвешле, шимбә көнне иртәнге биштән шәһәр халкына хезмәт күрсәтә башлыйлар. Аннан оешып кайтып китәргә дә кирәк бит әле. Бу – бик мәшәкатьле эш. Моның шулай булуын республика Президенты да яхшы аңлый. Шуңа күрә безнең һәр мөрәҗәгатьне тыңлап, ярдәм итәргә тырыша, – дигән иде министр.

Бәяләр арзан булачак

Бәяләр быел да кибетнекенә караганда күпкә арзанрак булачак. Министрлык уздырган киңәшмәдә ярминкәләрдә сатыла торган продукциягә бәяләр билгеләнде.

кош ите – 115 сум,
күркә ите – 235 сум,
сыер ите – 250-300 сум,
дуңгыз ите – 230-270 сум,
сарык ите – 320-380 сум,
югары категорияле йомырка – 55 сум,
сайланма йомырка – 50 сум,
1 нче категорияле йомырка – 45 сум,
үлчәп сатыла торган сөт – 28-30 сум,
каты сырлар – 280-330 сум,
ак май – 300 сум,
шикәр комы – 44 сум,
югары сортлы он – 20 сум,
карабодай ярмасы – 49 сум,
бәрәңге – 10 сум,
кишер – 12-15 сум,
чөгендер – 12-15 сум,
баш суган – 17-18 сум,
кәбестә – 8-10 сум,
бодай – 9 сум,
арпа – 8 сум,
арыш – 6 сум,
балык (карп) – 150 сум.

Әлеге бәяләр бер килограмм яисә бер литр продукциягә, йомыркага – 10 данә исәбеннән күрсәтелде.



Сыйфат шикләндерми

Ярминкә киштәләрендәге товарның сыйфаты шик уятырга тиеш түгел.  Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздырганда продукцияне сатуга карата куела торган ветеринария-санитария таләпләре игътибар үзәгендә булачак. Ит һәм башка ит продукцияләре ярминкәгә районнарда ветеринария-санитария экспертизасы узгач кына (ә ул түләүсез ясала) кертелсә, эшкәртелмәгән сөт йогышлы авырулар булмаган хуҗалыклардан гына  китереләчәк икән.

– Шулай да сәүдә урынында эшкәртелмәгән сөтне куллану алдыннан кайнатырга кирәклеге турында язылган белдерүләр эленгән булырга, сөт кранлы термос-савытларда китерелергә һәм шуннан гына сатылырга тиеш, – дип аңлатты Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов. – Ярминкәгә ит махсус элгечләргә эленгән халәттә китерелергә тиеш. Ә ит ташый торган транспортның арбасы санитария эшкәртелү узган булуы шарт.

Шунысын да истән чыгармыйк: Казанның һәр мәйданчыгында ветеринария хезмәте вәкиле әлеге таләпләрнең үтәлешен тикшереп торачак.

сылтама: http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар