Логотип
Яңалыклар

Яхшы укыр өчен – телефон!

Кешелек үзгәрә! Уңайга, матурлыкка, изгелеккә таба! Бу көннәрдә төрле матур тарихлар ишетәм дә, күңелдән генә сөенеп куям.

Кешелек үзгәрә! Уңайга, матурлыкка, изгелеккә таба! Бу көннәрдә төрле матур тарихлар ишетәм дә, күңелдән генә сөенеп куям. 

6 апрельдә мәктәпләрдә дистанцион укулар башлана. Укытучылар, укучылар һәм әти-әниләр өчен дә бу әле яңа күренеш. Бу көннәрдә кемдер компьютер каршына утырып, кемдер телефоныннан инде тест рәвешендә «укып» та карады. Ярый ла, укытучы белән онлайн элемтәгә чыгарга мөмкинлек бирүче гаджетың кул астында булса! Ә булмаса нишләргә?!

Дистанцион укулар башланыр алдыннан Кайбыч районы башлыгы Альберт Рахматуллин бу мәсьәләне үз контроленә ала. Һәр баланың башкалар белән беррәттән укуын дәвам итәрлек мөмкинлеге булырга тиеш! Район Башкарма комитет хезмәткәрләренә, район эшмәкәрләренә аз керемле гаиләләрдә үсүче балаларны гаджетлы итү бурычын куя ул. Шулай итеп Кайбычта җанлы бер хәрәкәт башлана. Кемдер үзенең кулланмый торган смартфонын барлый, кемдер кулланылышта булмаган ноутбугын, системный блогын... Интернетсыз гаиләләргә үз хисабына интернет кертеп бирүче изге җаннар да табыла. Районның мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин үзе дә бу эштә үрнәк күрсәтә – Симәки авылында яшәүче Кристина Егорованың өенә барып заманча смартфон бүләк итә. Интернет өчен дә түли җитәкче, смартфонны дистанцион уку өчен көйләп та бирә. Кристина Олы Кайбыч мәктәбенең бишенче классында укый. Әти-әнисенең моңа чаклы кызларына телефон алып бирергә мөмкинлеге булмый. Әмма моннан соң инде ул классташлары һәм укытучылар белән онлайн аралаша алачак. Бала өчен нинди зур сөенеч! 

Илмас Хәмидуллин белән без дә элемтәгә кердек:

- Дистанцион укуларны башлар өчен без һәр гаиләдә бер булса да гаджет булдырырга тырыштык. Балаларга гаджетлар кирәклеге турында социаль челтәрләргә куелгач та, булышырга теләүчеләр булды. Бүгенге көнгә сигез балага интернетка чыгу мөмкинлеге булган компьютер, смартфоннар тапшырылды. Хәзер икенче этапка күчтек – күп балалы гаиләләргә булышуны башладык. Гаиләдә берничә мәктәп баласы булганда дистанцион укулар алып барыр өчен бер гаджет белән генә булмый бит. Мәктәпләрдә эшсез торган компьютерлар бар, аларны балаларга биреп торабыз, – диде ул.

Катлаулы, үзенә күрә бер сынау булган көннәрдә менә шулай берләшеп балалар һәм аларның әти-әниләрен сөендерү, әлбәттә изге һәм үрнәк гамәл. Бу чор тарихта күбрәк менә шундый якты вакыйгалары белән истә калсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар