Яңгыр яки ява, яки юкмы?

1930 елның 28 июнеТатарстанда гидрометеорология хезмәте оешкан көн. Республикабызда беренче тапкыр һава торышы фаразы шул ук елның 11 ноябрендә яңгырый. Менә шул көннән бирле, иртәгә нинди һава торышы буласын без шушы хезмәт аша белеп торабыз. Замана алга барган, техника яңарган саен, һава метеорология хезмәте дә яхшыра, камилләшә. Менә, мәсәлән, 2010 елда Татарстанның гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлекне күзәтү идарәсе өр-яңадан заманча җиһазлана, 2010 елдан 2013 ел аралыгында республика территориясендә 5 автомат метеорология комплексы, 7 автомат метеорология станциясе куела. Росгидромет-2 проекты кысаларында 2017 елда Татарстан Гидрометеорология хезмәтенең агрометеорология күзәтүләре челтәрен яңарту күздә тотыла. Гидрометеорология хезмәте иртәгә һава торышы ничек буласын, температура, җил тизлеген генә фаразлап калмый, радиация торышын, туфрак халәтен, атмосфера явым-төшемнәренә һәм кар катламына химик анализ ясау кебек эшләрне дә башкара. Татарстанның гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлекне күзәтү идарәсенең метеорология фаразы бүлеге җитәкчесе Трущина Ирина Николаевна интернеттагы теләсә кайсы мәгълүматка ышанмаска, һава торшының алдагы көннәргә ничек булачагын гидрометеорология хезмәтенең рәсми сайтыннан белешергә киңәш итә. Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта фаразларның 96 проценты (Казан буенча исә 94 процент) чынга аша икән.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Гөр-гөр килеп яшәү «Бар әле...» дигән эш барлыгын беләсезме? Без белми идек, Актаныш районы Пучы авылында аңлаттылар.
    3618
    5
    124
  • Мәмдәлнең катлаулы гаиләсе – Өйдә сигез көн авырып ятты. Температурасы төшмәде... Шул инде, коронавирус. Балалар Казанга алып киттеләр. Сыгылып кына төшеп калдым. Төяп алып кайтсалар дим... Бик курыктым! Аннан ике операция кичерде. Әй, берсе минеке инде аның... Барыбыз да рәхәтләнеп көлешәбез.  Әмма Гөлсия апа ялгышып әйтсә дә хагын әйтте: береңнең тәне авыртканда икенчеңнең җаны авырту шушы була инде. Сулар һаваң кебек кадерлегә әйләнгән кешең бит ул...
    1109
    4
    87
  • Җизнәм Көнозын елап ятам, миндә берәрсенең эше булсачы! Чынында еламыйм да инде хәзер, туйдым, күз яшьләре дә чыкмый, көчәнсәм дә.
    10961
    5
    74
  • Дуслыкның чиге бармы? Искән җил аның күлмәген тәненә сылады да, түгәрәкләнеп килгән корсагы сизелде. Ир моны күреп, тетрәнеп китте. Ул сүз әйтә алмаслык дәрәҗәгә җитте. Хатынының корсагыннан күзен ала алмады.
    6134
    0
    63
  • Көнче киленем Берничә көннән соң Алсу миңа үзе шалтыратты. «Әни, мин өй җыештырыр идем, Булат белән урамда йөрергә килә алмассыңмы», – диде. Ярты сәгать эчендә аларның ишек төбендә идем.
    4400
    1
    50
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан