Яңа Коръәннең яңалыгы нәрсәдә
Бүген Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин өр-яңа, әле генә типографиядән чыккан Коръән Кәримне тәкъдим итте. Шәрыктә шундый гыйбарә бар икән: «Коръән Хидҗәдә күктән иңгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, Казанда бастырылган». Дөрестән дә, Казанда Коръән китабы беренче тапкыр 1803 басылып чыкса, Гарәп әмирлегендә ул беренче тапкыр фәкать 1984 нче елда гына бастырыла. Халык теленә «Казан басмасы» дип кереп калган изге Коръәнебезне быел менә Казанда тагын бер кат бастырырга карар кылганнар. Шушы көннәрдә генә басылып чыккан «Каләм Шәриф» (аның бу нөсхәсе шулай атала) бөтендөнья стандартларына җавап бирерлек итеп төзелгән. Хәрефләр саны да тарихтагы беренче язма Коръәнгә – Усмани язганына тәңгәл килә. Алар укыр өчен уңай, ачык булып ярылып ята, бер-берсенә керешеп китмиләр. Моның өчен үзенчәлекле махсус шрифт уйлап тапканнар. Барлык хәрәкәләр дә бердәм яссылыкка тезелгән. Бу шулай ук укыганда уңайлык тудыра. Аятьләрне дә бер биткә сыйдырып бетерә алганнар, дәвамы икенче биткә чыгып, укыганда өзеклек тумый. Ләкин тиражы гына бик аз. Нибары биш мең данә. Әле анысы да сату өчен түгел, мәчет-мәдрәсәләргә, ирегеннән мәхрүм булып, төрмәләрдә җәза срогын үтәүче мөэмин-мөселманнарга таратылачак. Киләчәктә Коръәнне кечерәк форматта (А5) яңадан бастырырга ниятлиләр. Анысын үзең белән дә йөртергә уңай булачак.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
Бүләк Уфада яшәп иҗат итүче язучы Дилә Булгакова хикәяләрендә нечкә хис, драматик лиризм өстенлек итә, геройның иң тирән күңел кичерешләре ачыла. Укучылар аның шигырьләрен, нәсерләрен, балалар өчен язылган әкиятләрен дә яратып кабул итә. Ә аның шигырьләренә язылган «Кыр казлары», «Сагынам», «Үпкәләмә» кебек җырлары халык арасында бик популяр.
-
9 апрель 2021 - 13:51Без имениИрең иҗат кешесе булса, хатын-кыз үзе дә иҗат кешесе булса, беренче урынга ирен куя, балаларын куя. Бу минем дә баштан үтте дисәм һич арттыру түгел. Без - хатын һәм ана беренче чиратта. Первым делом - мужья и дети, а сама, а сама потом» диясем килә мәгълүм рус җырын бераз үзгәртеп. Мин дә Газинур хатыны булып чирек гасыр яшәдем, иҗат иттем. Без бер-беребезне тулыландырдык. Без әле картаймаган, иҗат кешесе картаймый ул. Гөлнурга да, Рузиләгә дә дөресен сөйләгәне өчен рәхмәт.Хатын-кызга ни җитми?
-
9 апрель 2021 - 15:15Без имениМин салаватнын яратам корарга мин айгол булам фатих кызыДанир Сабиров ике түрәнең мәҗлесен үткәрә (видео)
-
9 апрель 2021 - 15:16Без имениМин тоже жибергэ кирэк була мин тоже татарча билэмДанир Сабиров ике түрәнең мәҗлесен үткәрә (видео)
-
9 апрель 2021 - 15:17Без имениМин тоже башкамнын ризалашамДанир Сабиров ике түрәнең мәҗлесен үткәрә (видео)
-
9 апрель 2021 - 16:13Без имениМин яратам салаватнын мин тоже жибергэ кирэк булаДанир Сабиров ике түрәнең мәҗлесен үткәрә (видео)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.