WorldSkills Russia чемпионаты: Татарстан – беренче

Киләсе елда WorldSkills Russia чемпионатының финалы өченче ел рәттән Казанда узарга узарга мөмкин. Әлеге ярышларга нәтиҗә ясау тантанасында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов шундый тәкъдим белән чыкты.
Быел исә Казан WorldSkills Russia чемпионатының финалын икенче ел рәттән кабул итте. 19 майда башланып киткән әлеге ярышларда Россиянең 46 төбәгеннән һәм биш чит илдән барлыгы 519 конкурсант катнашты. Аларның 13е - Марокко, Израиль һәм Финляндиядән булса, 30ы - Беларусь һәм Казахстаннан. Шунысын да билгеләп үтү кирәк, алар 57 компетенция буенча үзара көч сынашты.
Экспертларга килгәндә исә, аларның саны 613кә җитте. Аларның 55е - баш экспертлар булса, 19ы – халыкара экспертлар булып исәпләнә. Араларында Марокко, Израиль, Финляндия, Япония, Көньяк Корея, ЮАР, Германия һәм Швейцария вәкилләре дә бар. Беларусь һәм Казахстаннан исә барлыгы 22 эксперт килгән. Әлеге чемпионатның барышын күзәткән тамашачылар санының исә 63 меңгә җиткәнлеге билгеле.
Татарстанда тормышка ашырыла торган проектлар уңыш китерә
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына килгәндә, әлеге чараны Татарстан Хөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодец, Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Андрей Никитин ачып җибәрделәр.
- Бүген бу залда Россиянең иң яхшы эшче һөнәр ияләре утыра. Җиңү-җиңмәү мөһим түгел, безнең өчен сезнең барыгыз да җиңүчеләр. Сез – WorldSkills Russia хәрәкәтенең башында торучылар. Алга таба әлеге хәрәкәт тагын да популярлашыр, катнашучылар саны исә елдан-ел артыр дип ышанам, - дип белдерде Ольга Голодец үзенең чыгышында.
Андрей Никитин исә Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерде.
- Казанда башлана торган һәрбер чара, хәрәкәт һәм проект уңышка илтә, ахрысы. Моның шулай булуына без тагын бер кат төшендек. Мин WorldSkills Russia хәрәкәтенең шулкадәр зур популярлык казаначагын күз алдына да китермәгән идем. Шуңа күрә Татарстан җитәкчелегенә, әлеге чараны оештыручыларга зур рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә, - дип ассызыклады җитәкче.
Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов исә Казан әлеге чемпионатны киләсе елда да кабул итәргә риза, дип белдерде.
- Безнең республика икътисадын «тудырачак» кешеләр менә шушында җыелган. Сез илебез өчен мөһим һәм кирәкле шәхесләр. Әлеге чара күп кенә бизнес вәкилләрендә дә зур кызыксыну уятты. Татарстан әлеге чемпионатны киләсе елда да кабул итәргә әзер, - дип залда утыручыларга мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.
Бразилиягә юл ачык
Аннары WorldSkills Russia чемпионатының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы башланды. Без исә төрле номинацияләрдә җиңү яулаган Россия һәм чит илләрнең иң оста эшче һөнәр ияләре белән әңгәмә кордык.
Мәсәлән, Вениамин Петров Казанның төзелеш көллиятендә белем ала. WorldSkills Russia чемпионатында исә ул плитә белән «тышлау» компетенциясендә беренче урынны яулады.
- Әлеге чемпионатта җиңү теләгем бик зур иде. Өстәвенә, миңа бик көчле көндәшләр эләкте. Соңгы төнне гомумән дә йокысыз уздырдым. Ярышның барышы, үзем тарафыннан җибәрелгән хаталар турында кат-кат уйлап чыктым. Хәзер исә зур ышаныч белән әйтә алам: мин теләгемә ирештем. Беренче урынны яуладым. Үземә Бразилиядә узачак дөнья чемпионатына юл ачтым, - дип уртаклашты Вениамин.
Хәер, Бразилиядәге ярышларда катнашу өчен Вениаминга Германия һәм Финляндия узачак сайлап алу этапларын уңышлы узарга кирәк булачак.
Белоруслар Казанны ошаткан
Беларусь республикасыннан килгән Дмитрий Писарев исә Минскның индустриаль педагогика көллиятендә белем ала. Әлеге ярышларда ул «БДБ илләре чемпионаты» номинациясендә плитә ябыштыру компетенциясендә икенче урынны алуга ирешкән.
- Әлеге чемпионат безнең үзебездә дә оештырыла. Тик биредә күпкә авыррак һәм катлаулырак булды. Мин биредә үземә әзерлекнең бераз җитеп бетмәвен аңладым. Киләсе елдагы ярышларга тырышыбрак әзерләнермен дип уйлыйм. Тагын шуны ассызыклап узасым килә: Казан бик матур шәһәр, безнең Минскны хәтерләтә. Шуңа күрә үземне туган шәһәремдә итеп хис иттем. Хезмәт күрсәтү дә югары дәрәҗәдә башкарылды. Бу чемпионат гомерлек хәтердә калыр, дип уйлыйм, - дип уртаклашты Дмитрий.
Чемпионатның гомумкоманда нәтиҗәләренә килгәндә исә, Татарстан командасы мәртәбәле беренче урынны яулады. Икенче урында – Свердловск, ә өченче урында исә – Мәскәү шәһәренең эшче һөнәр ияләре.
Сылтама: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/44697-worldskills-russia-chempionatyi-tatarstan-%E2%80%93-berenche.html
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
Соңгы комментарийлар
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.