Логотип
Яңалыклар

Worldskills чемпионатында иң популяр ярыш – FutureSkills 

Татарстанда үткән эшче һөнәрләр буенча дөнья күләм чемпионатта Россия инициативасы белән киләчәк һөнәрләре буенча FutureSkills ярышы уза.

 

 Татарстанда үткән эшче һөнәрләр буенча дөнья күләм чемпионатта Россия инициативасы белән киләчәк һөнәрләре буенча FutureSkills ярышы уза. Ул бәйге Россиядә гамәлгә куелган «Цифралы икътисад өчен кадрлар» дигән программага белгечләр әзерләүне күздә тота. Бу хакта бүген WorldSkills чемпионаты кысаларында узган матбугат очрашуында «Яшь һөнәрчеләр» союзының генераль директоры Роберт Уразов белдерде. 

 FutureSkillsка кадрлар әзерләү 2015 нче елда башлана. Ул вакытта аларны өйрәтер кеше дә булмаган. Икенче елны 20 команда оешкан. Болар барысы да аерым кешеләрнең инициативалары  белән булдырыла. Элек экзотика кебек тоелган һөнәрләргә иҗтыяҗ арта. Аларга сорау алдагы берничә елда уннарча тапкыр артачак дип фаразлый белгечләр.  

 «Яңа һөнәрләрне үстерү өчен эре технология концерннары түгел, ә бәлки стартаплар ярдәм итә», – дип белдерде Россия Федерациясе Президентының цифралы һәм технологик үсеш мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Дмитрий Песков. Нәкъ менә аларның продукцияләрен ясау өчен FutureSkills кадрлар әзерли. Роберт Уразов Россиянең пилотсыз очу аппаратлары дөньяви базарга әнә шундый система аша чыкканын әйтте.  

WorldSkills – челтәрле университет. Яңача төзелгән, ләкин шул ук өйрәтү функцияләрен башкара. Стартаплар, эре компанияләр аны үз продукцияләрен дөньяви базарга алып чыгу өчен кулланалар. «Россиядә бу тәҗрибә әле яңа гына башланып килә», – диделәр спикерлар.  

FutureSkills ярышы барлыгы 25 компетенцияне үз эченә алган. Анда  цифралы авыл хуҗалыгы, тормыш циклы белән идарә итү, цифралы модельер, роботлаштырылган эретеп ябыштыру, квантлы технологияләр кебек һөнәрләр буенча көч сынашалар.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар