Логотип
Яңалыклар

В.Шәйхразиев: Милли Шура өчен иң мөһиме - съездда кабул ителгән карарларны тормышка ашыру

Безнең Милли Шура өчен иң мөһиме - съездда кабул ителгән карарларны тормышка ашыру. Бүген Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев шулай дип белдерде. Бу минутларда "Корстон" комплексында съезд делегатларына Татарстанның икътисади-сәнәгый потенциалы турында сөйлиләр.

"Бу съездга әзерләнгәндә, Президентыбыздан иң беренче  оештыру комитеты зур булырга тиеш дип, шулай ук съезд кысаларында үзебезнең милләттәшләргә республиканың потенциалын күрсәтүне сорадык. Рөстәм Нургалиевич Указ белән Фәрит Хәйрулловичны оештыру комитеты җитәкчесе итеп куйды. Без, президент аппараты җитәкчеләре, аның составына кердек. Оештыру эшләрен башлап җибәрү, бер караганда - авыр, икенче караганда, җиңел булды, чөнки без Татарстан күләмендә мондый очрашуларны ай саен алып барабыз. Татарстан буенча ай дәвамында узган чараларны карасак, кайбер субъектлар аларны ел буе да уздырып бетерә алмый. Чыннан да, безгә күп киләләр, үзебез дә күп йөрибез. Бөтен булган мөмкинлекләрне, технологияләрне, икътисадны алга этәрү өчен көн-төн эшлибез", - дип белдерде.

Васил Шәйхразиев Татарстанның икътисады һәм сәнәгате буенча күп кенә өлкәләр өчен үрнәк булып торуын билгеләп узды. "Бизнес икътисады буенча әгәр кемдәдер кызыксыну туа икән, тәнәфестә килергә була. Интернет - безнең ярдәмчебез. Күп кенә мәгълүматны аннан табып була. Кайтканнан соң үзегездә нинди агымнарны кертергә телисез, презентацияләрне флешкага яздырып була", - диде.

"Иң мөһиме - без бүген, Ринат Зиннурович белән төштән соң офиска барып, бөтен эшләрне карый башлабыз. Кичке 17.00 сәгатьтә беренче тапкыр президиумны җыябыз, кичке 18.00 сәгатьтә концертка көтеп калабыз.  Милли Шура ничек эшләргә тиешлеге турында 7-10 көн эчендә сездән тәкъдимнәр көтәбез. Үзебез дә стандартлар төзиячәкбез һәм эшкә керешеп китәбез. Башкарма комитет көндәлек эшләрне алып барачак. Бернинди революция булмаячак. Иң мөһиме - бер-беребезне аңлап, өлкәләр, авыллар, чит илләр буенча үрнәк мисалларны табып, эшне бергә алып барырга кирәк. Безнең Милли Шура өчен иң мөһиме - съездда кабул ителгән карарларны тормышка ашыру. Очрашулар еш булачак", - дип тәмамлады вице-премьер - Милли Шура рәисе үз чыгышын. 


чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/04/145725/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар