Логотип
Яңалыклар

ВИЧ-инфекция: статусыңны вакытында белү хәерле

Татарстанда ВИЧ-инфекция белән көрәшкә зур көчләр юнәлтелә. Республикабызда әлеге чир белән бәйле эпидемик вәзгыятьнең тотрыклы булуы шушы тырышлык нәтиҗәсе. Татарстан табибларының тәҗрибәсе Россиянең башка төбәкләрендә дә эшкә алына.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, көн саен дөньяда ВИЧ-инфекцияне 10-24 яшьләрдәге 7 мең кеше йоктыра. Россиядә ел саен ВИЧ-инфекция белән авыручылар исәбе 10 процентка арта бара. Әмма инде күрелгән кисәтү чаралары ярдәмендә әлеге күрсәткечне 2018 елдан соң киметүгә ирешергә ниятлиләр.  Бу турыда Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының ВИЧ-инфекцияне ачыклау һәм дәвалау проблемалары буенча штаттан тыш баш белгече  Евгений Воронин хәбәр итә.

- Уңай мисаллар Россиядә бар. Татарстан ВИЧ куркынычы зонасында булган 20 төбәк арасына керә. Әмма биредә тестлаштыру белән халыкның 30 процентын колачладылар, терапияне 60 процент авыручы уза. Нәтиҗәдә, республикада ВИЧны йоктыручылар исәбенең кимүе күзәтелә, – дип, республикабызны үрнәк итеп куя ул.

Чыннан да, республикабызда әлеге чирне кисәтү эшчәнлеге иң югары дәрәҗәдә оештырылган. Бүген бит ВИЧ-инфекция инде азынып-тузынып йөрүче, наркотиклар кулланучы затларга гына кагылмый. ВИЧ белән авыручыларның 40 проценты социаль актив һәм имин категориядәгеләр исәбеннән. Шуңа да җенси мөнәсәбәтләр вакытында саклык чараларына игътибарлырак булу кирәклеге хакында яшьләр арасында җитди сөйләшүләр алып барыла.

ВИЧ-уңай кешеләрнең 30 проценты үз статусы турында белми һәм вирус таратучы булып тора. Шуңа да тестлаштыру ярдәмендә мөмкин кадәр күбрәк кешене колачлауны бурыч итеп куялар. Республикабызда уза торган зур спорт чаралары вакытында ВИЧка каршы көрәш җәелдерелә – аңлату эшләре белән бергә, бушлай тест узу мөмкинлеге дә тудырыла.

ВИЧ-инфекция ачыкланган кешеләрне дә ярдәмсез калдырмыйлар.  Антиретровируслы терапия үтүчеләр исәбе буенча без беренче урында торабыз. Инфекциянең анадан балага күчеш очраклары исә Европа дәрәҗәсендә. Бу күрсәткечне, гомумән, нольгә калдыру бурычы куела. Йөккә узган авыру әни вакытында табибларга мөрәҗәгать итеп, барлык киңәшләрне үтәсә, аның баласы, күпчелектә, тулысынча сәламәт булып дөньяга аваз сала.

Вич бүген – үлемгә китерә торган түгел, ә хроник авыру. Әгәр дә вакытында үз ВИЧ-статусыңны белеп, заманча препаратлар белән дәвалануны башласаң, озак һәм продуктив яшәргә мөмкин.

Татарстанда 19 мең ВИЧ-инфекцияле исәпләнә. Әлеге авырудан 4 мең кешенең гомере өзелгән. Хәзерге вакытта 11 меңнән артык кеше диспансер исәптә тора. Соңгы елларда республикабызда ВИЧ-инфекцияне җенси юл белән йоктыру беренче урында тора.

чыганак: http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар