Логотип
Яңалыклар

​ВЕТЕРИНАРИЯ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШКӘНДӘ...

Ветеринария хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре җитә икән. Шул уңайдан «Татаринформ» мәгълүмат агентлыгында ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Гаптерәүф улы Хисаметдинов белән матбугат конференциясе узды. Ул республиканың дәүләт ветеринария хезмәте алдында торган бурычлар, ветеринария белгечләренең эш-мәшәкатьләре белән таныштырганда, күңел авылга очты. Рәисәнең чирләп киткән сыеры, көтүдән кайтучы маллар, Ританың кәҗәләре, Рифкать абыйның сөзә торган үгезе күз алдына килеп басты. Ит исе сизеп ишегалдына кергән соры песинең ризык кисәкләрен яшереп кенә балаларына алып чыгулары, Эдуардның юри генә өреп куя торган эте, Камил абыйларның чи йомырка эчеп, карлыккан тавышын ачучы кечкенә көчеге, тавык буарга кергән төлкеләр... Кара, болар бар да мал докторы клиентлары бит! 
  Хәзер авылларда ветеринария пунктлары төзелә. Бу программа 3 елга планлаштырылган. 126 сы инде файдалануга тапшырылган, тагын 24 не төзиселәре калган. Ә алар 3 тән 23 кә кадәр торак пунктка хезмәт күрсәтә. Ветеринарларны транспорт белән тәэмин итү дә каралган. (Безнең авыл очында да бар шундый пункт. Кояш кебек сап-сары йорт, тирә-юнендә чәчәкләр үсә, һәр тарафта чисталык. Ветеринар гомер-гомергә авылның иң мәртәбәле, иң кирәкле кешесе булды. Бездә аны мал докторы дип йөртәләр иде.)
Терлекләрдәге йогышлы яки башка авыруларны кисәтү һәм бетерү, ветеринария-санитария ягыннан куркынычсыз терлек продуктлары белән тәэмин итү, халыкны кешегә һәм терлекләргә уртак авырулардан саклау, республикага читтән терлекләрдә була торган йогышлы авырулар керүгә юл куймау кебек бурычлар турында сөйләде. Алмаз Хисаметдинов хафалы хәбәр дә җиткерде: Африка дуңгыз чумасы Татарстан чигенә якынлаша икән. Россиядә151 очрак теркәлгән. Алдагы еллар белән чагыштырганда, бу 2 тапкырга күбрәк. Күршеләребез Түбән Новгород, Самара, Саратов куркыныч төбәкләр булып тора. «Безнең команда көчле, бу кыенлыкны җиңәрбез», – диде ул. Ә котыру чире Татарстанның 12 районында тикшерелеп, 14 очрак теркәлгән. Узган ел белән чагыштырганда, бу 17 тапкырга азрак. 
Ветеринария идарәсе дә республика проблемалары белән яши. Анда 4 меңгә якын ветеринария белгечләре хезмәт куя. Соңгы арада югары белемле 82 яшь белгечне эшкә алганнар. 10 мең сум өстәмә акча түләү җаен да тапканнар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының максатчан программасы нигезендә ветеринария уку йортларына кергән студентларга 12 мең стипендия түләнә. Югары белем алган яшь белгечләр соңыннан туган авылларына кайтып эшкә урнаша.
Быел ветеринарларның һөнәри бәйрәме 18 августта Арчада узачак икән. Әлеге чарада 800 ләп ветеринария табибы катнашак дип белдерде ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов. Котлыйбыз! Авыр хезмәтләрендә уңышлар телибез!     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар