Логотип
Яңалыклар

Вахит Имамов: Татар театрына 110 ел дию - хата, татар театрына 150 ел!

 Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, “Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов фикеренчә, татар театрына 110 ел дию - хата. "Татар театрына 150 ел", - диде ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә биргән интервьюсында.

“Быел татар театрының 110 еллыгын билгеләп үтәчәкбез, дибез. 1906 елны Казанда куелган йөзенче спектакльне без беренче дип әйтәчәкбез. Шулай итеп үзебезнең зыялылык һәм мәдәният тарихын бик тарайтабыз. Гәрчә беренче татарча спектакльләр Кырымда 1871 елда ук куелган. Ягъни, моннан 150 ел элек", - диде Вахит Имамов.

Язучы фикеренчә, әлеге хаталану гыйлем җитмәү белән бәйле. "Әгәр дә үзебезне зур милләт итеп, мәгърифәтле-зыялы итеп күрсәтәсебез килсә, без татар театрының 150 еллыгын үткәрәбез дип сөйләшергә тиеш! Үзебез кул-аякның фәлән бармагын чабып ташлыйбыз да, аннары бердәмлеккә чакырабыз. Бәй, кисеп ташлама бармакларыңны! Менә шушындый милләт без! Маңгай тар!” - дип белдерде Вахит Имамов.



Белешмә: тарихи мәгълүматлар буенча, 1906 елның 22 декабрендә Казанда Яңа клубта (Горький урамы, 3 нче йорт) беренче тапкыр киң катлау тамашачылар өчен губернатор рөхсәте белән ярлы студентлар файдасына татарча ачык спектакль күрсәтелгән. Бу кичтә сәхнәдә “Кызганыч бала” драмасы уйналган. Татар театрының тарихы Казанда беренче татарча спектакль куелган шушы көннән башлап исәпләнә.

2014 елның 20 декабрьдә Татар театрының туган көне уңаеннан, М.Горький урамы, 3 нче йортта Галиасгар Камалның “Кызганыч бала” драмасыннан күренешләр күрсәткән иде. Спектакльнең режиссеры - Резеда Гарипова. Катнашучылар - Гөлназ Нәүмәтова, Резедә Сәләхова, Артем Пискунов, Илфак Хафизов. Әлбәттә, бу репертуарга кертелә торган спектакль түгел, ул реставрациядән соң, М.Горький урамы 3 йорт адресы буенча урнашкан Кекин йортын ачу тантанасы өчен махсус әзерләнде.

Хәзерге вакытта әлеге бина диварына беренче татар театры уйналуы хөрмәтенә истәлек тактасы да куелган.



чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар