Логотип
Яңалыклар

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Бүген Татарстанда контракт буенча хезмәткә ярдәм йөзеннән «Все СВОи» патриотик телемарафоны уза. Туры эфирда махсус хәрби операциядә катнашучылар, белгечләр, хәйриячеләр катнаша.

Бүген Татарстанда контракт буенча хезмәткә ярдәм йөзеннән «Все СВОи» патриотик телемарафоны уза. Туры эфирда махсус хәрби операциядә катнашучылар, белгечләр, хәйриячеләр катнаша. 


Көн дәвамында ТНВ каналы аша  күрсәтелгән марафонда контракт буенча хезмәткә  баручыларга ярдәм йөзеннән белгечләр аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирә. 


 Телемарафонны караучылар 117 номеры буенча кайнар элемтәгә шалтырата яки экрандагы QR-код буенча контакт-үзәк белән элемтәгә керә ала. 


Үзебезнекеләрне ташламыйбыз! Килгән һәр эксперт,  хакимият вәкилләре әнә шулай дип белдерә. Марафонда катнашкан «Зәкят» хәйрия фонды җитәкчесе Булат Мәрданов бер ел эчендә хәрби бәрелешләргә катнашкан егетләргә 10 миллион сумлык ярдәм  җибәргәннәре турында әйтте. Хәтта хәләл тушенкалар җибәрәләр  икән. Чаллы мэры Наил Мәһдиев хәрби хезмәттәге ир-егетләрнең  гаиләләрендә туган сабыйларны бала табу йортыннан каршы алырга шәхсән үзе бара икән. Ул шулай 37 баланы каршы алган.  Чаллы хакимияте һәр сабыйга йөз мең сум акча бүләк иткән.


Марафонда  махсус хәрби операциядә катнашкан егетләр дә чыгыш ясады. 22 яшьлек Данила Абрамов хәрби бәрелешләрдә булган инде. Бер ел эчендә үзгәргәнен, кыюланганын әйтте. «Әби пилмәннәрен сагынып кайттым», – диде ул.

 
Антон Сапожников исә  махсус операциягә китәр өчен әле контракт төзегән. Хатыны өч баласы белән ялгыз кала икән. «Ул ялгыз түгел, дәүләт булышыр әле, ә мин дусларым янына барам. Без булмасак, кем?» – диде ул.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар