Логотип
Яңалыклар

Университетның Татар халык хоры – Мари Илендә

Мари Иле башкаласы татарларының мәдәни тормышында истә калырлык вакыйга булды: татар милли үзәге чакыруы белән килгән Казан Федераль университетының Татар халык хоры чыгыш ясады.

Безнең татар милли үзәге бик яхшы җиһаздырылган. Аның иркен залына 280 тамашачы сыя, сәхнәбез уңай, тавыш көчәйтү аппаратурасы да бар. Бу – башкалада яшәүче татарлар өчен менә дигән очрашу, танышу урыны. Монда төрле түгәрәкләр эшли, өлкәннәр хоры да бар, балалар, яшьләр белән эшләргә дә зур мөмкинлекләр табылган. Казаннарның чыгышы да шушында узды.
КФУ хорында  40 лап студент җырлый икән. Арада элекке студентлар да бар. Алар да хорга йөрүдән туктамый икән. Казан Федераль университетының Татар халык хоры быел үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп уза. Җитәкчеләре – Рахимуллин Ирнис Әхмәдулла улы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, аның хатыны Бакиева Венера Харис кызы – танылган пианистка: икесе дә үз эшләренең осталары, энтузиастлары. Ирнис Рахимуллин бик гади, эчкерсез, яшьләр кебек җитез кеше. 1970-85 елларда Казан дәүләт консерваториясендә хор дирижерлыгы кафедрасында укыта. Ә 1975 елдан 2002 нче елга кадәр М. Җәлил исемендәге Татар Дәүләт опера һәм балет академия театрында баш хормейстер булып эшли. 1967 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Казан Федераль Университетында Татар халык хорын җитәкли, йөзләгән сәләтле егет-кызларга музыка серләрен ачып, аларга канат куя! Ирнис Рахимуллин канаты астында тәрбияләнгән хорчылар арасында танылган балалар шагыйре Р. Миңнуллин, журналистлар Илдар Кыямов, Исмәгыйль Шәрәфиев, Данил Гыйниятов, филология фәннәре докторлары Фәрит Бәширов, Хәлил Сәлимов бар. Хор күп шәһәрләрдә, чит илләрдә дә чыгыш ясаган. Италиядә халыкара хорлар конкурсында катнашу – хорның төп омтылышы. «Ave Maria», Шекспир сонетларына романс, татар халык җыры җәүһәрләре «Тәфтиләү», «Әллүки», Ирнис Рахимуллин эшкәртүендә 3-4 тавышка башкарылган халык җырлары тезмәләре, катлаулы, чит телдә классик әсәрләр һәм хорның брэнды булган «Җырланмаган әле безнең җыр!» – 2 сәгатькә сузылган чыгышта болар барысы да яңгырады. Моңны аңлаучыларны уйлатты да, елатты да – беркемне дә битараф калдырмады. Хор солистларының, дуэт, ансамбльләрнең чыгышы да зур алкышларга күмелде; башкару дәрәҗәсе махсус белемле артистлар югарылыгында булды, ә хорда катнашучы студентлар үзешчәннәр бит! Концертның ахыры татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» белән тәмамланды. Аңа залдагы тамашачылар да кушылып җырлады.  

    



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар