Логотип
Яңалыклар

Тукай юбилеена яңа китаплар

Татарстан китап нәшрияте быел Тукай юбилеена ун китап нәшер итәчәк.  Аларның күбесе  инде дөнья күрергә дә өлгерде. Шунысы куанычлы: бу китапларны башка нәшрият чыгарган басмалардан арзанракка сатып алырга мөмкин булачак.

Татарстан китап нәшрияте чыгарган басмаларны тәкъдир итү кичәсе Бауман урамындагы “Нугай” кунакханәсендә (элеккеге “Матбугат йорты”нда) урнашкан Тукай бүлмәсендә узды. Чарада галимнәр, язучылар, китап авторлары катнашты.

– Безгә дәүләт тарафыннан субсидия бирелә. Шулай булгач, китапны үз бәясеннән арзанрак сату мөмкинлегебез бар. Бу – безнең базарда конкуренциягә каршы торучанлыгыбызны да арттыра. Тукай юбилее уңаеннан барган проектлар социаль әһәмияткә ия. Безнең план буенча юбилей уңаеннан ун китап әзерләнде, әле моннан тыш Татарстан фәннәр академиясе белән уртак бер эшебез көтелә. Ел дәвамында тагын өч китабыбыз Тукайга нисбәтле булачак, – ди Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин.

 


Галимнәребез тарафыннан җентекләп әзерләнгән Г. Тукай әсәрләре тупланган академик басманың соңгы 5–6 нчы томнары юбилей көннәрендә дөньяга таралу аеруча куанычлы.

– Тукайның якты дөньядан киткәненә гасырдан артык вакыт узды. Тукайны өйрәнү, аның турында китаплар чыгару, күптомлыкларын, әсәрләрен бастыру шул дәвердән бирле килә, – ди филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин. – Томлыклар турында сүз алып барабыз икән, Тукай дөньядан китеп 1 ел үтүгә аның шактый зур хезмәте дөнья күрә. Сайланма әсәрләре III томлык булып  20 еллар ахыры–30 еллар башында  чыга. Менә шул еллардан башлап башкарыла торган гамәлләр бу. Милләтебез өчен авыр булган чорда без Тукайга тагын да ныграк сыенабыз. Иҗатын, шәхесен өйрәнәбез. Татарстан китап нәшриятының шушы дәрәҗәдә Тукай хезмәтләренә мөрәҗәгать итүе – бу инде дәүләт сәясәте, милли сәясәт. Бик дөрес юнәлештә бара торган эш.

Г. Тукайның «Сагыныр вакытлар» («Незабываемое время») дигән китабы татар һәм рус телләрендә басылып чыкты. Анда шагыйрьнең шигъри әкиятләре, «Исемдә калганнар» дигән автобиографик очеркы һәм балалар өчен язган шигырьләре туплап бирелгән. Китапны бизәүдә Харис Якупов, Фәйзрахман Әминев, Тавил Хаҗиәхмәтов, Абрек Абзгильдин кебек күренекле рәссамнарыбызның эшләре файдаланылды. Алар мәҗмуганы тагын да күркәмрәк һәм мавыктыргычрак итә.

Балалар дөньясын Тукай әкиятләре, шигырьләреннән башка күз алдына китерүе дә кыен. Сабый бишектә ятканда ук Тукай әсәрләрен ишетә. Татарстан китап нәшриятенең балалар-яшьләр редакциясе мөдире Айсылу Галиева әдипнең тәрвияви әсәрләренә тукталып узды. Китаплар тәкъдир итү чарасында “Тукай хәзинәләре” дип аталган серия белән таныштырды. “Тукай хәзинәләре” – шулай ук балалар аудиториясен истә тотып эшләнгән.  Биредә даһиның шигырьләрен, әкиятләр, мәсәлләрен һәм шушы әсәрләргә нигезләнеп әзерләнгән буягычны урнаштырганнар...

 


– “Эш беткәч уйнарга ярый” китабында Светлана Ибраһимова бизәвендә Тукайның иң матур шигырьләре бирелгән, “Өч хакыйкать” китабында укучылар барыбызга да яхшы таныш Шүрәле, Су анасы, Кәҗә-Сарыклар белән беррәттән, үз бәхетен эшендә тапкан Ташчы егет, комсыз Бай һәм Чыпчык белән дә таныша ала. Әкиятләрне рәссам Рөстәм Хәбибуллин бизәгән. “Әтәч илә Энҗе бөртеге” дип аталган мәсәлләр китабында Г. Тукайның Эзоп, К.Ушинский, Л.Толстойлар үрнәгендә иҗат ителгән мәсәл-хикәятләре урын алган. (Рәссамы – Алсу Тимергалина.) Һәм, ниһаять, Тукай китапларын укып чыккач, шулар үрнәгендә рәхәтләнеп бизәкләр өчен “Эш беткәч буярга ярый!” буягычы да бар. Аны рәссам Заһир Хәкимов эшләгән. Буягыч сюрпризлы: кечкенә рәссамнар үзләрен сынап карап, Тукай әсәрләренә үз рәсемнәрен дә ясый ала! Китапларны аерым-аерым да, махсус футлярга салынган “Тукай хәзинәләре” дип аталган бүләк җыелмасы итеп алырга да мөмкин. Әлеге җыелма – балалар өчен идеаль бүләк, – ди Айсылу Галиева.

Галимә Венера Әминеваның «Габдулла Тукай и русская литература ХIХв: типологические параллели» монографиясе башка милли әдәбиятләр белән багланышта өйрәнү проектының бер өлеше булып тора. Бу хезмәттә Г. Тукай әсәрләре ХIХ йөзнең рус классиклары белән чагыштырыла, темалар, образ, мотивлар, жанр һәм текст оештыру хосусиятләре билгеләнә. Рус, татар әдәбиятләренең милли асылы чагылу формалары ачыклана. Бу хезмәт өлкән сыйныфлар, тел мөгаллимнәре, һәм филолог студентлар өчен төп кулланма булырга яраклы.  

“Тукайны өйрәнүдә яңа чыганаклар” – филология фәннәре докторы Рамил Исламовның бу китабында татар халык шагыйре Габдулла Тукайның (1886–1913) тормышы һәм иҗат эшчәнлегенә бәйле яңа материаллар нигезендә язылган мәкаләләре туплап бирелгән. “Максатчан һәм эзлекле хезмәтемнең бер дәвамы бу китап, – ди Рамил әфәнде. – Минем байтак еллар матбугатта Тукайга багышланган мәкаләләрем дөнья күреп килде. Тукайны өйрәнүдә ниндидер фәһем алырлык,  моңарчы булмаган факт, моментларны укучыга тәкъдим иткәндә генә ул кызыклы, кирәкле була ала. Минем бу юнәлештә 30 дан артык мәкаләм басылды. Бу китапка аның 29-ы урнаштырылды.”
Чыннан да, Р. Исламов “Тукайны өйрәнүдә яңа чыганаклар” хезмәтендә игътибарга лаек шактый кызыклы мәгълүматлар бирә.


“Последняя капля слезы”. Биредә  Тукайның  рус теленә тәрҗемә ителгән әсәрләре тупланган. Биредә төрле тәрҗемәчеләрнең хезмәтләре урын ала. Китапны Татарстан нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех төзегән.

Алда күрсәтелгән китапларның 85 проценты (һәрберсенең) Татарстан китапханәләренә таратыла. Ә калган 15 процентын Татарстан китап нәшриятының фирма кибетләреннән һәм башка китап сәүдә йортларыннан алырга мөмкин булачак. Болардан тыш ел дәвамында алдан планлаштырылган 3 басма әзерләнә: Зиннур Мансуровның татар, рус һәм инглиз телләрендә “Татарча Тукай кодексы” (“Татарский кодекс по Тукаю”), Хуҗи Мәхмүтовның “Габдулла Тукайның канатлы әйтемнәре”, Ләбиб Леронның “Әкиятче малай”.

сылтама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар