Тукай көндәлекләре аерым китап итеп бастырып чыгарылган

Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы үткәргән матбугат конференциясендә “Смена” заманча мәдәният үзәге арт-директоры, фестивальнең программа директоры Кирилл Маевский хәбәр итте.
Китап “Габдулла Тукай. Көндәлекләр” дип атала. 116 битлек басма Смена” заманча мәдәният үзәге нәшриятында 500 данә тираж белән дөнья күргән.
Шагыйрьнең көндәлекләре элегрәк татар теленнән русчага күренекле тәрҗемәче Венера Думаеева-Вәлиева тарафыннан тәрҗемә ителеп, Габдулла Тукайның “Сайланма әсәрләр” китабында басылган булган. Көндәлекләрнең яңа тәрҗемәсен Илназ Мәхмүтов һәм Рәшит Төхвәтуллин әзерләгән. Китапта ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Язма һәм музыкаль мирас үзәге архивыннан алынган фотолар да урын алган.
“Бу текст безгә күптән ошый иде. Шуңа аны яңадан тәрҗемә итәргә булдык. Тукай көндәлекләре – күпләргә билгеле булмаган бик әһәмиятле документ. Автобиографик хатирәләрдә һәм көндәлек язмаларында татар халкының бөек шагыйре мәктәп дәреслекләрендә сурәтләнгәнчә түгел, ә бөтенләй башка яктан ачыла. Китапка кертелгән текстлар аның кичерешләрен, гомеренең соңгы елларындагы авыр көндәлек тормышын чагылдыра. Басма Тукай шәхесен, холкын яхшырак аңлау мөмкинлеге бирә”, – дип билгеләп үтте Кирилл Маевский.
Искәртеп үтик: Казандагы Җәйге китап фестивален “Смена” заманча мәдәният үзәге, ТР Мәдәният министрлыгы һәм “Живой город” заманча сәнгатькә ярдәм фонды ярдәме белән, оештыра. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 80ләп нәшрият катнашуы көтелә. Алар арасында “Юлбасма”, Татарстан китап нәшриятлары бар. Дини нәшриятлар да читтә калмый. Әйтик, “Садра”, “Мәрҗани” нәшриятлары шундыйлардан.
Кирилл Маевский сүзләренчә, бу төр интеллектуаль әдәбият фестиваленең төп чарасы, традицион рәвештә, китап ярминкәсе булачак. Биредә теләгән һәркемгә Россия, шул исәптән Татарстан нәшриятларының китап масс-маркетына кертелмәгән заманча әдәбиятын нәшрият бәяләре буенча сатып алу мөмкинлеге булдырыла.
Сүз уңаеннан, ярминкәдә “Габдулла Тукай. Көндәлекләр” китабы да тәкъдим ителәчәк. Аның бәясе – 150 сум.
чыганак
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
-
9 август 2022 - 17:46Без имениХатын кыйнаган кешенен туктаганын кургэнегез бармы?! Хатынга бер суккан кеше беркайчан кыйнаудан туктамый! Беркайчан! Донья кургэн эти эни буларак сез моны анларга тиеш. Картая картая кул белэн уйный торган кеше эшэкелэнэ генэ сэбэпле-сэбэпсез кул кутэрэ. Сез нинди генэ суз эйтсэгездэ тозэтеп була торган тугел! Кызыгыз яшьлеге белэн генэ белгертмэскэ,ярарга тырыша, тозэлер дип омет итэ. Димэк эти энигэ бергерткэн очен тагын кыйнаган?! Белгертэсе килмэсэ дэ кешегэ беленми кала торган эш тугел бу. Эле кызнын таянырга эти энисе тигез. Шуны белэ торын кияу кыйный. Эти энисез яклаучысыз калгач ни кыланачак бу кияу?! Бу кеше белэн яшэсэ алдагы гомерен кыйналып яшэячэк кыз. Кыйнап имгэтэчэк хичшиксез иртэме сонмы. Имгэнгэн хатын иргэ кирэк тугел! Кешедэн ким булып яшисе килми. Белгертэсе килми. Парлы матур тормышта яшисе килэ. Цена вопроса кызыгызнын сэлэмэтлеге. Эти эни якламаса кем яклар?!Кияү кызыбызны кыйный?
-
9 август 2022 - 11:39Без имениБигерәк күп күргән сез. Кайтмаска иде, үсәр иде бала. Ййй язмышларГомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
-
8 август 2022 - 12:19Без имениИрегез белән барып, утырып күзгә күз карап сөйләшәсегез калган.Телефо6ан решать итеп буламыниКияү кызыбызны кыйный?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.