Туган тел бәйрәме

- Глобализация чорында телләрне саклау аеруча авыр, - дип башлады сүзен Илбашы Р. Миңнеханов. – Шуңа күрә Татарстанда туган телне саклауга юнәлдерелгән берничә программа эшли. Берничә көн элек, мәсәлән, татар теле һәм әдәбияте буенча өченче халыкара олимпиадага йомгак ясалды. “Ана теле” дип исемләнгән программа уңышлы гына тормышка ашырылып килә. Радио, телевидение буенча татар телен үстерүгә юнәлдерелгән тапшырулар алып барыла. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында татар телен өйрәтү программалары һаман камилләштерелеп тора.
Аннары Президент республикабызның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен тапшырды. Быел бу мәртәбәле бүләккә “Келәү: шигырьләр, повесть, хикәя”, “Сәяхәтнамәләр: шигырьләр”, “К солнцу лицом” китаплары өчен шагыйрә Клара Булатова, Казан һәм Габдулла Тукайга багышланган графика шәлкемнәре өчен рәссам Ирина Колмогорцева, “Алтын Урда” балетын иҗат иткән һәм сәнгати образлар тудырган өчен, идеянең авторы һәм проектның сәнгать җитәкчесе – М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрынның директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, балетмейстер Георгий Ковтун, Җаникә ролен башкарган балерина Кристина Андреева, Батый хан партиясен башкарган балет артисты Михаил Тимаев лаек булды.
Ул кичне татар теле белән бергә үрелеп үскән татар мәдәниятенең бөтен тарихы сәхнәдә җанлангандай булды. Шагыйрьләр Сәиф Сараи, Мөхәммәдъяр иҗатлары хәтерләрдә яңартылды. Җырчылар Гөлнора һәм Рузил Гатиннар күптән түгел куелган Э.Низамовның “Кара пулат” операсыннан дуэт җырлады. XX гасыр башында татар мәдәниятендә булган күтәрелеш матур булып гәүдәләндерелде. Олуг шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына, аның “Шүрәле” балетына аерым тукталдылар. Татар профессиональ музыкасына нигез салган композиторлар, алар иҗат иткән матур музыкаль спектакльләр дә телгә алынды. Артистлар Рөстәм Асаев һәм Ләйсән Сөнәгатова шуларның берсе К.Тинчурин әсәре буенча куелган “Зәңгәр шәл”дән бер өзек тә уйнап күрсәтте. Ни аяныч, Бөек Ватан сугышы бик күп талантарыбызның яшьли гомерләрен өзде. Сара Садыйкованың Резеда Галимова башкарган “Син кайларда йөрисең икән?” тангосы аларны сагыну җыры булып яңгырады. Эстрада жанры татар музыкасында үзе зур урын алып тора. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова һ.б. күп кенә җырчылар бу жанрга үзләренең гомерләрен багышлады. Нәтиҗәдә, динсез совет заманнарында татар халкын җыр берләштерде һәм саклап калды. Яшь җырчылар Артур Мингазов һәм Марат Галимовның чыгышы эстрада җырының әле ямьсезләнеп, очсызланып бетмәгән матур чорын сагындырып куйды. Татар җыелган җирдә, һичшиксез, күренекле драматургыбыз Туфан Миңнуллинның герое Әлмәндәр бабай рухы сизелә, чөнки татар халкының иң күркәм сыйфатларын үзендә туплаган герой ул. “Казан” бию ансамбле Әлмәндәр карт һәм аның маҗаралары турында кызыклы театральләштерелг
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.