Логотип
Яңалыклар

Туфаннар кайтты

3-4 февраль кичләрендә Камал театрының Кече залында гамьле җәмәгатьчелекне сискәндергән спектакльнең премьерасы булды. «Агыла да болыт агыла...»
Туфан Миңнуллинның бу пьесасы белән таныш идем. ГИТИСта укып йөрүче яшь режиссер бу материал белән ни-нәрсә эшли белде икән дип тә карыйсым килде бу – алдан ук күпне вәгъдә иткән спектакльне. Аны сәхнәләштерергә алынган режиссер Айдар Җаббаров та режисссер буларак минем өчен «ябык» иҗатчы. Ягъни аның сәнгати фикерләве шундыйрак яки мондыйрак дип әйтә алмыйм.

Ә менә пьесаның һәм спектакльнең төп каһарманы – шагыйрь Хәсән Туфан безнең студентлык елларының кумиры, безнең заманның шагыйре иде. Мин хәтта дипломымны да «Хәсән Туфан иҗатында шартлылык» дигән темага язган идем. Бик теләп, бик нык өйрәнеп яздым мин аны. Хәсән Туфан белән очрашып сөйләшү кадәресе дә булды. Спектакльдә кузгатылган тормыш коллизияләре хакында да сөйләшкән идек.

Сөргеннән кайткан – шагыйрь, безнең очракта Хәсән Туфан татар язучылары, студентлар тарафыннан образ сыман кабул ителгән иде. Шигырьләрен шундук ятлап алдык. «Совет иле – туган йортыбыз» калыбындагы шигырьләрдән соң Хәсән Туфан лирикасы яңа аертылган бал сыман шифалы тоелган иде. Героика да күрдек без бу шагыйрьдә. Җәһәннәмнәрне кичеп, илгә исән-имин кайтып җитә алган лабаса ул! Аның сүзләренә язылган җырлар тиз арада «безнеке» булып китте... Спектакльдә ул заманның халәте беркадәр сиздерелгән. Ләкин нигәдер ул яктылыкта шом бар. Ә Хәсән Туфан якты кеше иде. Сөйләшеп утырганда ул үзенең гаепсездән гаепле булуын да «партиянең зур эшләре өчен корбаннар кирәктер. Шобага миңа төшкән икән, мин язмышыма күнәм», дигән сүзләр белән акларга тырышып караган иде. Ә бит гаепсез булса да, тәмам акланып кайтса да, аны өч хәрефле оешма күз угыннан ычкындырмый иде. (Үзе шулай сөйләде). Көндәлек дәфтәрем өстәл тартмасыннан югалды, дип тә зарланып алган иде. Шул вакытта ул үзе партиянең «тугры улы» сыман, мин барган көнне Солженицынны тамгалаган шигырь язып утыра иде. Югыйсә, илебез СССРдан Рәсәйгә әйләнгәч, Солженицын пәйгамбәргә әйләнде. Партиянең «тугры улы» булу җиңел генә түгел ул. Минем боларны язуым Хәсән Туфанның ни дәрәҗәдә садә, керсез күңелле кеше булуын раслау, Туфан Миңнуллин, Себер авылы халкына ияреп, аны Әүлия дип атавының нигезе барлыгын дәлилләү өчен генә язам.

Пьеса куелмый торды. Мөгаен, шулкадәр дә садәлеккә кул тигереп, аны таплаудан курку да булгандыр. Инде менә яшь режиссер курыкмаган. Тарихта калган дип уйласак та, онытылмаган сәхифәләрне актарган. Мин әле дә торып-торып гаҗәпләнәм: Кәрим Тинчуриннар, Мохтар Мутиннар, алар кебек бер гаепсез меңнәр-миллионнар күкрәгенә ядрә алганда, шагыйрьне аяган көч нәрсә булды икән, дип. Мөгаен һаман да шул – нарасый садәлегедер. Соловки да түгел, Колыма да түгел, Бараба далаларында көтү көтү. Бу – Хәсән Туфан өлешенә төшкән тәңкәнең күн ягы түгелме соң? Күн, ягъни Кояш-Көн! Димәк, Гомер. Язмыш аны сугышның беренче көннәрендә үк һәлак булудан аяган. Җәлил, Алиш, Кормаш язмышыннан да аяган, Фатих Кәримнең гаҗәеп фаҗигале язмышыннан да аяган. Яу кырыннан кайтмый калган кырыклап татар язучысы язмышыннан аяган. Безнең өчен саклап калдырган. Шигъриятебезне балкыту өчен аяган. Аның замандашлары – фронт кичкән шагыйрьләр Зыя Мансур, Әнвәр Давыдов, Сибгат Хәким, Гали Хуҗи, Зәки Нурилар сиксән яшь чиген күрмәде. Бараба далаларының саф һавасына рәхмәт. Ризык кадәресе илдә яшәгән тол хатыннарга да, ятим балаларга да җитмәгән. Хәсән Туфан үзе дә, шигърияте дә менә алар өчен дә газиз иде. Без аңа исән кайта алган өчен рәхмәтле. Ул гасыр белән гасырны ялгаган шагыйрь иде. Татар исемен Себердә ядкарь итеп сөйләрлек Әүлия кеше иде. Менә шушы сыйфаты Туфан Миңнуллинны адашына һәйкәл куярга этәргәндә рухландыргандыр да. Газиз Кашапов белән бергәләп шагыйрь Туфан эзләреннән йөреп, ул сөргендә булган авылны күреп, ул авыл кешеләре белән сөйләшеп кайтканнар иде алар.

Әйе, әдәбиятыбызның легендасы инде ул Хәсән Туфан. Әүлиялыктан пәйгамбәрлеккә узганы.

Спектакльдә Хәсән Туфан эшләпәдән, плащтан, кулына фибра чемодан тотып кайтып төшә. Шартлылыкка корылган спектакльдә тормыш чынлыгы, бәлки, кирәкмидер дә. Әмма Хәсән Туфанның Аксубайдагы музеенда Казанга киеп кайтырга дип, шагыйрь үзе киндер тукымадан теккән әрем төсендәге яшел күлмәген яңарак кына күреп кайткан идем. Чемодан да фанердан булган. Хәер, яшьләр аны каян белсен инде. Әйткәнемчә, бу кадәресе вак-төяк. Вак-төяк түгеле – шагыйрьгә карата булган тутыкмас мәхәббәт!

Яшьләр зур исем янында героика һәм героиканың юлдашы булган фаҗигане эзли шул. Хәер, фаҗигане эзлисе дә юк. Кайда татар зыялысы – шунда фаҗига инде ул. Татар язучыларын яуга куганда (үзләре теләп, ирекледән, әлбәттә) урыс-яһүд әдипләре Ташкен ягына кузгалган...

Режиссер гөнаһсыздан гөнаһлы массаны җансыз бүрәнәләр рәвешендә «күрүе» белән кызык алым тапкан. «Җансыз бүрәнәләр» һәм Җыр – спектакльнең төп каһарманнары шулар.

Ә Шигъриятме? Татарлар шундый «бүрәнәләр» инде алар, михнәтне җырсыз, шигырьсез кичерә белмиләр. Шул ук шигырь белән Золымга каршы көрәшәләр дә! Нигәдер спектакльдә шигырьләрне һаман да «подпольщик» итеп калдырганнар. Язылган, басылган шигырьләрне бөтен буена «бастырудан» куркасы түгел иде. Эмиль Талиповка шигырьләрне шулайрак итеп укыганда аларның дәһшәте арта кебек тоела бугай. («Җилкәнсезләр»дә дә шундыйрак «крамола» күргән идек).

Яшь Туфан Раил Шәмсуаровның ягымлы тавышы, ихлас җырлый белүе спектакльне ямьләде. Театрның танылган шигырь уку остасы Илдус Әхмәтҗанов өлкән Туфан калыбына сеңеп бетә алды.

Күзләрдә яшь, колакта моң иде таралышканда. Ә мин үзем бу тарихны гап-гади театр тамашасы итеп, шигырьгә, җырга уралып, хатирәләргә чумып карап утырырга, ребуслар чишү белән мавыкмаска да каршы түгел идем. Зур залда. Яшерер нәрсәбез юк, үзебезнең тарих бит!


фоторепортаж: http://syuyumbike.ru/photoreportaj/?id=4005


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар