Логотип
Яңалыклар

Туфан Миңнуллин - татарны берләштерүче драматург

Г. Камал исемендәге театрда татарның атаклы драматургы Туфан Миңнуллинга багышланган әдәби-музыкаль кичә булып узды. Кичә олпат язучыбызның 80 еллыгы уңаеннан оештырылды.
Татар театр тарихында саллы урын биләп торган драматург бөтен гомерен милләтенә багышлады дисәк тә, һич арттыру булмас. Сәхнәдәге геройлары да үзе шикелле тормышчан, хезмәт сөючән, батыр йөрәкле. Үзенчәлекле холыклы, фикерләрен зур сәхнәләрдән, мәртәбәле трибуналардан җиткерүче Т.Миңнуллин үзе дә һәрвакыт игътибар үзәгендә иде. Абруйлы театрлар белән иҗади элемтәдә булды ул. Аның пьесаларын башка милләт театрлары да бик теләп сәхнәләштерә.

Әдипнең 80 еллыгы уңаеннан Казанда узган театрлар декадасында да Татарстан, Башкортстан, Мари Иле республикаларыннан килгән коллективлар аның әсәрләрен тәкъдим итте. Бу чара драматургның фикер иясе, алдан күрә белүчәнлеген тагын бер кат раслады сыман.

Г.Камал театры сәхнәсендә Туфан Миңнуллинның якыннары, туганнары һәм сәхнә дуслары катнашты. Алар әдип хакындагы җылы хатирәләре белән уртаклашты. Күренекле артистларыбыз сәхнә әсәрләрендә яңгыраган җырларын тагын бер кат тамашачыга җиткерде.

Камал театры хезмәткәрләре, иҗатчының туган авылына барып, аның авылдашлары, классташлары белән әңгәмәләр эшләгән. Бу язмалар да кичәдә бик урынлы булды. Туфан Миңнуллин иҗат иткән әсәрләре, үткен фикере белән милләтне берләштереп торучы шәхес икәнлегенә тагын бер кат инандык.

сылтама: http://intertat.ru/tt/multimedia-tt/item/49606-tufan-mi%D2%A3nullin-tatarnyi-berl%D3%99shter%D2%AFche-dramaturg.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар