Логотип
Яңалыклар

Туберкулезга каршы...

Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне уңаеннан булып үткән матбугат конференциясендә катнашучылар Татарстанда бу чиргә каршы кисәтү чаралары турында фикер алыштылар. Республиканың туберкулезга каршы клиник диспансеры баш табибы Алексей Алексеев әйткәнчә, Татарстанда бу чирне кисәтү чараларының уңышлы оештырылуы былтыргы эш нәтиҗәләре буенча да яхшы күренә: 2015 елны туберкулез белән авыручы 1524 кеше билгеле булган. Бу 2014 ел белән чагыштырганда 6,8 процентка кимрәк. 2000 елдан алып бу сан 4 процентка кимегән. Ә инде бүген ул, 2000 ел белән чагыштырып караганда, 52 процентка кимрәк. 
Ләкин республиканың өч районы: Яңа Чишмә, Әгерҗе һәм Спасс районнарында, киресенчә, туберкулез белән авыручылар саны арта төшкән. Авыручыларның 65 проценты – 18-49 яшькәчә. Ел саен алар сафы төрмәдән чыгучылар исәбенә (140 лап) арта бара. Мигрантлар арасында да күп алар. Туберкулез белән авыручыларның һәр алтынчысы – ВИЧ инфекцияле.
Республикада барлыгы туберкулезлы 2961 исәпләнә. Шуларның 46,5 проценты тирә-юньгә микобактерия бүлеп чыгара. Былтыр бу чирдән 192 кеше үлгән. Узган ел туберкулезден күрелгән икътисадый зыян – 207 миллион сум тәшкил иткән. 2015 елны яңадан 70 бала чирләп киткән. 2014 ел белән чагыштырганда, балалар һәм яшүсмерләр арасында туберкулез белән чирләүчеләр саны 1,5 процентка арткан.
 Туберкулезны башлангычында ук «тотып» алу өчен балалар да, өлкәннәр дә вакытында флюорография үтәргә тиеш. Бары шул чагында гына бу чиргә каршы көрәшебез нәтиҗәле булыр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар