Логотип
Яңалыклар

Төньяк башкалада - татар рәссамнары

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә "Туган як киңлекләре" дигән күргәзмә ачылды. Күргәзмәнең төп максаты - авторларның туган яклары белән бәйле татар темасын бар матурлыгы белән чагылдыру, дип хәбәр итә вәкиллекнең матбугат хезмәте.

Күргәзмә экспозициясендә Петербургта гомер итүче татар рәссамнары Илдус Вахитов, Роберт Мифтахетдинов, Лариса Әхмәдиева, Эльмира Мостафина, Екатерина Чиханова һәм скульптор Әхнәф Зыякаев әсәрләре урын алган. Анда 30дан артык картина тәкъдим ителгән.

Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, дизайн һәм декоратив-гамәли сәнгать факультеты деканы Екатерина Чиханова, графика һәм сынлы сәнгать кафедрасы укытучылары Людмила Корюкова һәм Борич Берсенадзе катнашкан. Шулай ук чарага күп санлы иҗат әһелләре, милли-мәдәни һәм яшьләр оешмалары вәкилләре дә килгән.

Күргәзмәдә урын алган картиналарның күбесе авторларның туган ягына багышланган. Аларда чәчәкле болыннар, авыл күренешләре, татар халкының гадәти көнкүреше сурәтләнгән.

Биредә эшләре тәкъдим ителгән Лариса Әхмәдиева 1994 елда Н.И.Фешин исемендәге Казан училищесын тәмамлаган. Аның биографиясе Швейцариянең «Who is who» энциклопедиясенә кертелгән. Рәссамның эшләре Россия һәм чит илләрнең шәхси һәм дәүләт коллекцияләрендә, "Зөя шәһәр-утравы" Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музеенда саклана. Россия шәһәрләре һәм чит илләрдә халыкара күргәзмәләрдә катнашкан.

Роберт Мифтахетдинов исә "Санкт-Петербург ирекле рәссамнары вернисажы" иҗтимагый оешмасы, Санкт-Петербург Татар милли-мәдәни мөхтәрияте карамагындагы "Алтын" иҗат секциясе һәм Санкт-Петербург Рәссамнары берлеге әгъзасы. Казанда туып-үскән, башлангыч сәнгать белемен Татарстанда алган, аннары Төньяк башкалага килеп В.И.Мухина исемендәге Санкт-Петербург сәнгать-сәнәгать академиясен тәмамлаган.

Илдус Вахитов 2012 елда Төбәкара икътисад һәм хокук институтының "Декоратив-гамәли сәнгать һәм халык кәсепчелеге" факультетын тәмамлаган.  "Петербург шәхесе" Тарихи-мәдәни үзәге премиясе лауреаты. 2013 елдан Россия Рәссамнары берлеге әгъзасы.

Эльмира Мостафина Чистайда туган. Республика, Россия һәм халыкара күргәзмәләрдә катнаша. 1998 елда Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесын тәмамлаган. 2004 елда И.Е.Репин исемендәге Санкт-Петербург дәүләт академия сәнгать, скульптура һәм архитектура институтының графика факультетын бетергән. Рәссамның эшләре Төньяк башкаладагы Пушкин йортында, Россия һәм башка илләрдәге шәхси коллекцияләрдә саклана.

Екатерина Чиханова М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетының сәнгать-графика факультетын, Санкт-Петербург дәүләт университеты аспирантурасын тәмамлаган, психология фәннәре докторы, дизайн һәм декоратив-гамәли сәнгать факультеты деканы. Халыкара һәм Бөтенроссия күргәзмәләрнендә еш катнаша.

Әхнәф Зыякаев - Россия Рәссамнар берлегенең Санкт-Петербург бүлегендә скульптура секциясе әгъзасы. Шәһәрдә Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилгә куелган һәйкәлләр авторы. Аның эшләре Дәүләт Рус музее, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевта, Россия һәм чит илләрдә шәхси коллекцияләрдә саклана.

Күргәзмәне оештыручыларның берсе Илдус Вахитов билгеләп узганча, күргәзмәне башта Кронштадта оештырырга теләгәннәр. Әмма Татарстанның Даими вәкилллеге ярдәме белән аны Санкт-Петербургка күчергәннәр. "Күргәзмә белән кызыксынучылар күп. Бүгенге тантанага да алтмышлап кеше килде. Киләчәктә дә мондый чаралар оештырырга ниятлибез", - дип белдерде ул. Сүз уңаеннан, аңа милли мәдәниятне саклап калу һәм популярлаштыруга керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" дигән күкрәк билгесе, ә күргәзмәдә катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Татарстанның Санкт-Петербургтагы Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин сүзләренчә, алар элегрәк тә Төньяк башкалада яшәп иҗат итүче Сания Бәхтиярова, Рәшит Гыйләҗев, скульптор Венера Абдуллиналарның күргәзмәләрен үткәргән. "Бу бер яктан җәмәгатьчелекне милләттәшләребез иҗаты белән таныштыру булса, икенче яктан сәнгать әһелләренә ярдәм итүнең бер юлы. Алга таба да бу юнәлештә эшләрбез", - дигән ышаныч белдерде ул.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар