Логотип
Яңалыклар

Тирмәдә – яхшылык белән явызлык

Казанда «Тамырлар» проекты кысаларында «Нәсел кайтавазы. Ашина мизгеле» спектакле тәкъдим ителде. Тирмәдә уза торган интерактив спекталь барышында тамашачылар үткәнгә – борынгы төрки чорга эләгә.

Яхшылык белән явызлык һәрчак бер-берсенә каршы көрәш алып барган. Төп герой Ашинага хәзерге чорның һәм югалган тамырларның символы булган Аждаһа каршы чыга. Ул Ашинаның сөйгәне Алтынайны урлый. Ләкин нәтиҗәдә яхшылык җиңә. Кубыз, таш-сыбызгы кебек уен кораллары тавышы, тирмәдәге мохит, бизәлеш, актерлар уены тамашачыны бөтен җаны-тәне белән бүгеннән борынгы чорга алып кайта. Сценарий авторы һәм режиссеры Татарстанның атказанган артисты – Артур Шәйдуллин. Тамашага килүчеләр өчен тирмәнең төзелеш һәм бизәлеш үзенчәлекләре, андагы уен һәм ау, эш кораллары, борынгы әби-бабаларыбызның көнкүреше турында оештырылган экскурсия дә зур кызыксыну уята. 

Проект авторы Марат Рамазанов әйтүенчә, мондый объект булдыру идеясе үзенең нәсел шәҗәрәсен әзерләгәндә барлыкка килгән. Хәзерге көндә ул 12 буын бабасын белә. Ләкин ул тарихи эзләнүләрен бөтен татар халкы тарихын ныклап өйрәнүгә багышлаган. «Тамырлар» проекты уйдырмаларга гына нигезләнеп барлыкка килмәгән, белгечләргә мөрәҗәгать итеп, тарихи материалларга таянып эшләнгән. Тарихи чорларга бүленгән тагын 3 объектны (Бөек Болгар, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чоры) 2028 елга әзерләп бетерергә планлаштыралар. 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар