«Мәрхәмәт-Милосердие» - гаилә кыйммәтләрен саклау, аналарга, авыр тормыш шартларында калган балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән законнарны камилләштерү, дәүләт эшчәнлегендә хатын-кызларның ролен һәм сәясәт өлкәсендә йогынтысын арттыруны максат итеп куйган берләшмә. Хәзер аның тәкъдиме белән һәр район, шәһәрдә диярлек оештырылган берләшмәләрдәге депутат хатын-кызларның да үз җирлегендәге проблемаларны парламент көн кадагына куеп, законнар нигезендә хәл итү мөмкинлеге туды. Хатын-кыз депутатлар арасында хакимият башлыгы урынбасарлары, җирле үзидарә башлыклары, медицина учреждениеләре, уку йортлары, банк, социаль учреждениеләрнең җитәкчеләре бар.
Җаваплы вазифаларда хатын-кызлар артачак
Мондый берләшмә әлегә өч районда - Чирмешән, Саба һәм Чүпрәледә генә юк, моның сәбәбе - хатын-кызларның депутатлык эшенә бик аз җәлеп ителүендә. Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кызлары белән очрашуда бу уңайдан: «Татарстанда яшәүче 3 миллион 855 мең кешенең 2 миллионнан артыгы - хатын-кызлар. Бу - яшәеш проблемаларына битараф булмаган, катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә сәләтле зур армия. Хатын-кызлар вәзгыятькә тотрыклылык китерә, аларның кайвакыт ир-атларның түземлеге җитмәгән мәсьәләләрне дә уңай хәл итәргә көченнән килә. Җирле үзидарәләр дә моңа төшенәчәк әле, киләчәктә бөтен районнарда җаваплы вазифаларда хатын-кызлар да аз булмаячак», - дигән ышанычын белдергән иде.
- Татарстанда депутат хатын-кызлар хәрәкәте иҗтимагый оешмаларның урынын биләргә тиеш түгел. Безнең алда халык белән аралашып, зарларын тыңлап, законнарны камилләштерү, аларның үтәлешен тикшерү аша тормыш шартларын яхшырту бурычы тора, - ди Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова.
Мәгълүм булганча, соңгы елда Дәүләт Советының депутат хатын-кызлары авыр тормыш шартларында калган, ятим, гарип балаларның язмышын кайгыртуга, бигрәк тә ятимнәрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларын каплауга, аларны торак белән тәэмин итүгә аеруча зур игътибар бирә. Агымдагы елда да беренче чиратта әлеге юнәлешләрдә эшне дәвам иттерәчәкләр.
Татьяна Ларионова сүзләренчә, Алексеевск, Аксубай, Актаныш, Алабуга, Мөслим, Яңа Чишмә, Баулы районнары инде үз тәҗрибәләренә таянып, гаилә кыйммәтләренә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга, күпбалалы гаиләләргә кагылышлы мөһим мәсьәләләрнең хәл ителеше буенча парламентка тәкъдимнәрен җиткергән.
Гаиләнең икътисади ныклыгы сагында
Гаилә һәм балаларның иминлеген кайгырту, беренче чиратта, демографик вәзгыятькә йогынты ясавы республиканың эре сәнәгать үзәгенә әверелгән Алабуга районы мисалында ачык күренә. Соңгы биш елда район туучылар саны буенча республикада - иң югары, ә үлем-китем буенча, киресенчә, иң түбән баскычта тора. Хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе, район хакимияте башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина моңа горурлануын яшерми.
84 меңнән артык кеше гомер кичергән Алабуга районында 2015 елда 1267 бала туган, 727 пар гаилә корган.
- Бүгенге социаль-икътисади шартларда гаиләләргә дәүләт тарафыннан якланган булуларын белеп, киләчәккә ышаныч тоеп яшәү мөһим. Депутат хатын-кызлар ана, бала һәм гаиләләрне саклау мәсьәләләрен үз йөрәге аша үткәрә, шуңа бөтенесен дә яхшы аңлый. Безнең районда социаль мәсьәләләр һәрвакыт хатын-кыз депутатларның күз уңында булды, - дип искәртә Зөлфия Сөнгатуллина.
Алабуга районында төзелгән «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсенә шәһәр һәм район Советларыннан ун депутат хатын-кыз кергән. Бүген аларда эшнең кызган чагы: узган елларда социаль өлкәдә башкарылган эшләрне күздән кичереп, гаиләне икътисади яктан ныгытырга омтылган эш планын раслап, аны тормышка ашыру белән мәшгульләр.
- Эш планы ул ташка сугылган мөһер түгел, ә тере организм кебек - һәрвакыт үзгәреп, яңарып, тулыланып тора, чөнки без даими рәвештә төрле өлкәләрдән белгечләр чакырып, сөйләшеп-фикерләшеп торабыз, көнүзәк мәсьәләләрнең уңай хәл ителешен бергәләп эзлибез. Әйтик, республикада беренчеләрдән булып, Алабуга районында тәрбиягә авыр бирелүче яшүсмерләрне җәмәгать тәрбиячеләре үз канаты астына алу тәҗрибәсе кертелгән иде. Без хәзер бу эштә хатын-кызларны активрак катнаштырырга телибез, - ди Алабуга районының «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе.
Алабуга районында белем бирү һәм гаиләне социаль яклау өлкәсендә күрелгән чаралар:
- Башкарма комитет карары белән 1, 2 төркем инвалид ата-аналарның балалары бакчага бушлай йөри. Һәр уку елының 1 сентябренә ике яше тулган сабыйлар, бакчада урыннар белән тәэмин ителгән. Ата-аналар үтенече белән шәһәр балалар бакчаларының эш вакыты 6.30 сәгатьтән 18.30 сәгатькә кадәр озынайтылган, авыл җирлегендәге балалар бакчалары да 9 һәм 12 сәгатьлек эш графигына күчте.
- Үткән җәйге чорда 605 яшүсмер эшкә вакытлыча урнаштырылган, авыр тормыш шартларында калган балалар өчен мәктәп яны, сәламәтләндерү лагерьларенда профильле сменалар оештырылган.
- Райондагы 246 спорт объектының барысына да мәктәп укучылары бушлай йөри.
- Балалар һәм яшьләрнең иҗади талантын ачарга ярдәм итүче «Мәрхәмәтлелек планетасы» иҗтимагый оешмасына муниципаль программа буенча бушлай эш бүлмәләре бирелгән.
- Районда даими рәвештә инвалид балаларга акча җыю буенча хәйрия марафоннары үткәрелә.
Шунысы әһәмиятле, Алабуга районы күпбалалы гаиләләргә җир бүлеп биргәндә киләчәкне уйлап эш итә. Зөлфия Сөнгатуллина аңлатканча, үсеп килүче яшь буын тормышын туган төбәге белән бәйләсен, монда яшәсен, эшләсен һәм, әлбәттә, мөстәкыйль тормышка аяк баскач чыгымнарын киметү йөзеннән дә, күпбалалы гаиләләргә мөмкин җирне булганча зуррак – 15 сутыйдан 20гә кадәр бирергә тырышалар. Үсеп буйга җиткәч, балаларга да ул җирдә үз йортларын салырга урын җитәчәк. «Район башлыгы Геннадий Емельянов киләчәккә карап эш итә торган җитәкче, нәтиҗәдә, без авылда яшәүче күпбалалы гаиләләргә дә җирне Алабуга шәһәре яныннан алырга рөхсәт иттек. Бүгенге көндә инде 810 гаилә җир хуҗасы булды, чиратта тагын - 299 гаилә. Алар белән киңәшләшеп, җирләрдә төзелеш башлау һәм коммуникацияләр кертү юнәлешендә эшлибез», - ди Зөлфия Сөнгатуллина.
Алабуганың депутат хатын-кызлары Татарстан парламентына авыр тормыш шартларында калган гаилә һәм балаларга ярдәм итү, бигрәк тә бу өлкәгә иҗтимагый оешмаларны да җәлеп итү өчен республика грант фондын булдырырга һәм закон нигезендә, яшәү минимумына бәйләнмәгән, гаиләнең икътисади ныклыгын билгеләүче стандарт кабул итү тәкъдиме белән чыкты.
- Гаиләнең икътисади ныклыгына, бер яктан, ата-ананың хезмәт хакы күләме тәэсир итә. Шул ук вакытта гаиләнең ныклыгын матди казанышлар белән генә бәяләү дөрес түгел. Һәр кешегә белем алу, сәләтен үстерү, җәмгыятькә файдалы булып яшәү, эшләү, имин-матур тормышта балаларын тәрбияләү өчен шартлар тудырылырга тиеш, - ди Зөлфия Сөнгатуллина.
Районда халыкны эш белән тәэмин итүдә «Алабуга» икътисади зонасы зур роль уйный. Анда хезмәт хаклары да югарырак. Икътисади зона предприятиеләрендә районнан 2600 кеше эшли, бу - «Алабуга»да хезмәт куючыларның 49 проценты.
Светлана Соколова, Алабуга политехника көллияте директоры, педагогика фәннәре кандидаты, Алабуга районында дүртенче чакырылыш депутат, социаль мәсьәләләр буенча комиссия рәисе, җирле «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе әгъзасы:
- Алабуга политехника көллиятендә 500 укучы белем ала. 2014 елда аның базасында «Алабуга» икътисади зонасындагы предприятиеләргә токарьлар, фрезерчылар, машина йөртүче-йөк төяүче кебек белгечләр әзерләү өчен заманча лабораторияләр белән җиһазландырылган «Ресурс үзәге» ачылды. 2015 елда биредә 700 кеше төрле белгечлекләр үзләштерде. Безнең көллият студентлары да уку барышында лабораторияләрдә шөгыльләнә, хезмәт практикасын «Алабуга» предприятиеләрендә узып тәүге эш тәҗрибәсен туплый.
- Район һәм шәһәр җирлекләрендә оешкан «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәләренең эшчәнлеге республикада гаиләләргә булышу һәм аларны икътисади яктан ныгыту өчен киң колачлы программаларны тормышка ашырырга ярдәм итәчәгенә ышанам, - ди Зөлфия Сөнгатуллина.
Комментарий юк