Логотип
Яңалыклар

Татарстанда Владимир Путинның барлык йөкләмәләре дә тормышка ашырыла

Телләрне өйрәнү буенча РБК тараткан мәгълүматны “Татар-информ” агентлыгында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шәрехләде.
Ул Татарстанда Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның Йошкар-Олада 2017 елның 20 июлендә Милләтара багланышлар Советы утырышында биргән йөкләмәләре үтәлүен билгеләп үтте.
РБКдагы басма – ил Президенты куйган мәсьәләне һәм Татарстан Республикасы позициясен үзгәртеп күрсәтү, бу мәсьәләне сәясәтләштерүнең бер мисалы. Татарстанда рус теле тулы күләмдә өйрәнелә һәм бу беркемдә дә бернинди шик һәм киная тудырмый.
“Үзен атамаган түрәнең барысы да канун нигезендә булачак дигән фикерләрен тулысынча раслый алам – милли телләр ирекле нигездә өйрәнелә. Бу кагыйдә барлык милли республикалар өчен, искәрмә беркем өчен дә булмаячак. Безнең республикада яшәүче барлык халык вәкилләре туган телләрен сайлау буенча ирекле өйрәнә – атнасына 2-3 сәгать. Бу русларга да, татарларга да, чувашларга да, мариларга да кагыла. Һәм Дмитрий Песков фикерләре (Россия Президенты матбугат сәркатибе – Т-и иск.) шуны раслый: “Әйе, чынлап та” – мантыйкка туры килә һәм бернинди сенсация тудырмый”, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.
“Республика атнасына ике тапкыр татар телен өстәмә кертергә тели, дию, әдәпле түгел. Сүз республика дәүләт теле предмет өлкәсендәге, бу шул татар теле, өйрәнү буенча федераль һәм республика кануннар раслаган, булган нормалар турында бара. Тагын бер кат ассызыклап үтәм: бу предмет өлкәсе – республиканың дәүләт теле”, – дип өстәде ул.
“Политолог-эксперт Д.Гусевның республика турында фикер йөртүе әсәрләндерде. Ул барын да шәрехләргә һәм гаепләргә әзер, тик тел өлкәсендә канунны бераз укырга иренгән. Ә аның Дагыстанда республика дәүләт телләрен өйрәнү турындагы соравы шушы җавапка китерә – 14тән берсе сайлана һәм ирекле. Берничә тел булган башка республикалар да бар, шуларны истә тотып сайланыш башкарыла да. Әмма Татарстанда, дәүләт теле булган рус теле белән республиканың тагын бер дәүләт теле булып, татар теле тора. Рус теленнән тыш, ул бер генә, һәм бердән берне сайлау көн кебек ачык. Сайлау бит ул – сайлау гына түгел, бөтенләй баш тартырга да мөмкин, сүз бит дәүләт теле турында бара. Әлеге очракта сайлау алдан билгеләнгән. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының да, Россия прокуратурасының да мәгариф өлкәсендә республика кануннарына дәгъвасы юк. Хокукый коллизия әлеге мәсьәлә буенча (тиешле вариатив план булмау) Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан көйләнмәгән, шунлыктан алар белән әлеге мәсьәләдә эшләп бетерү бара. Инде әйтәсе килә, хөрмәтле журналистлар, җитәр инде вазгыятьне кыздыру, кешеләр аннан башка да киеренке хәлдә. Әйдәгез, белгечләргә һәм хокукчыларгы эшләп бетерергә мөмкинлек бирик. Ышанам, чишелеш табылачак”, – дип белдерде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/15/152373/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар