Логотип
Яңалыклар

Татарстанда урып-җыю – финиш сызыгында

Бүгенгә суктырып алынган ашлыкның күләме 4 миллион тоннадан артып киткән. Татарстан буенча уртача уңыш гектарыннан 27,1 центнер тәшкил итә. Буа, Азнакай, Сарман, Арча, Зәй, Актаныш районнары - алдынгылар рәтендә.


24 август мәгълүматларына караганда, 28 район урып-җыю эшен тәмамлаган. Әгерҗе, Аксубай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Менделеевск, Мөслим, Яңа Чишмә, Питрәч, Чирмешән, Ютазы районнарында да урак төгәлләнү алдында.

Кемдер тырыша, кемдер кул селти...

Марат Әхмәтов, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры:
- Урып-җыюны сузу, һичшиксез, югалтуларга китерәчәк. Хуҗалыклар моны аңлап, бушаган һәр техниканы үз территориясенә кертергә тырыша. Әгәр хуҗалыкларның күпчелеге игенчелек культуралары технологияләренә битарафлык күрсәтмәсә, уңыш тагын да күбрәк булыр иде. Бер үк һава шартларында бер хуҗалык гектарыннан 35-37 центнер уңыш алуга ирешсә, икенчеләре көч-хәл белән 22 центнер җыя. Моның сәбәбе – безнең шартларга яраклашкан орлыкларны сайлауда, дым саклау элементларын гамәлгә кертүдә йомшаклык күрсәтүгә бәйле.
 
Мисал өчен, Чирмешән, Лениногорск, Яңа Чишмә районнарында 100-130 миллиметрга кадәр явым-төшем булса да, уңыш гектарыннан 24-26 центнердан артмый. Зәй районында 61 миллиметр гына явым-төшем күзәтелгән, әмма уңыш гектарыннан 37 центнерга кадәр җиткән.


Бер кискән икмәк кире ябышмаган кебек, быел урып-җыюда артта калучыларның алдынгыларны куып тота алмавы көн кебек ачык. Тик Марат Әхмәтов фикеренчә, бүген – хаталарны төзәтер өчен иң кулай вакыт.


Быел Татарстанда ашлык балансын кукуруз исәбенә тулыландырырга җыеналар. Әлеге культура республикада 100 мең гектар мәйданда чәчелгән. Зәй, Мамадыш районнарында аны инде суктыра да башлаганнар. “Күп кенә районнарда комбайннар өчен махсус ургычлар җитми. Бөтен Татарстанга нибары 163 шундый ургыч бар”, – ди министр.  Быел шулай ук көнбагыш басулары да күзләрне иркәли. Бу төр культураның майлылыгы да югары булуын билгеләп узалар.

Мөслимлеләргә активлык җитми
Бу атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мөслим районына сәфәр кылды. 2013 елдан бирле әлеге районда авыл хуҗалыгы техникасын яңарту эшләре бара. Бу максатларга инде 340 миллион сумга якын акча тотылган: барлыгы 39 комбайн сатып алынган. Авыл хуҗалыгы комплексы биналарын төзекләндерүгә дә зур игътибар бирелә. Мисал өчен, 2016 елда бу юнәлештә 162 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән. Татарстан Президенты Мөслим районы хезмәтчәннәренә  активлыкны тагын да арттырырга чакырды.


˜ – Мөслим районының мөмкинлекләре бик зур. Ләкин алар әле тулысынча ачылып бетмәгән. Сез күп кенә күрсәткечләр буенча эшегезне яхшырта аласыз. Без, үзебезнең чиратта, тиешле ярдәм күрсәтербез, – диде Рөстәм Миңнеханов.


Президент мөслимлеләр алдыда 2020 елга кадәр авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча беренче унлыкка керү бурычын куйды.


Соңгы елларда һава шартлары артык сөендермәсә дә, игенчелек тармагында Татарстан илебез төбәкләре арасында бишенче урынны били. Республикабыз төп азык-төлек продуктлары буенча үз-үзен тәэмин итә, артыгын күрше төбәкләргә дә чыгара.

сылтама - http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар