Логотип
Яңалыклар

Татарстанда үрчетелгән терлек кенә алырга!

Республикада терлекләр арасында авыру таралуның төп сәбәпчесе – читтән законсыз кертелгән хайваннарр. Бу уңайдан намуссыз алыпсатарлар зур проблема тудыра. Бүген матбугат очрашуында Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин шушы хакта сөйләде. Корбан бәйрәменә хәтта мәчеттә дә ветеринар белешмәсе булмаган сарыклар барлыгы ачыкланган.


 Бу хәл узган елгы Корбан бәйрәмендә булган. Казанның бер мәчетендә ветеринар белешмәләре булмаган сарыклар сатылырга тиеш булган, әмма  ветеринария идарәсе хезмәткәрләре моңа юл куймаган. Мәчеттәгеләр исә килеп туган проблеманың сөйләшеп хәл ителүенә соңга кадәр ышангана. «Әлеге сарыклар арасында авырулары булса, халыкка зыян килсә, бу бит җинаять җаваплылыгына китерергә мөмкин», – диде идарә башлыгы урынбасары. Дөрес, соңгы ике елда сарыклар читтән кертелмәгән, әмма менә шундый «хулиганнар» проблема тудыра икән. 


 Курку да юкка түгел, дөньяда гына түгел, хәтта Россиянең төрле почмакларында да терлекләр арасында куркыныч авырулар килеп чыгу очраклары еш булып тора. Үзебезнең Татарстанда да  27 елдан соң беренче тапкыр хайваннар өчен дә, кешеләр өчен дә куркыныч булган бруцеллез авыруы килеп чыкты. Быел гына да Чүпрәле районындагы шәхси хуҗалыкларның берсендә бу авыру ачыклана. Идарә хезмәткәрләре аңлатуынча, моңа  бары тик санкцияләнмәгән юл белән терлек сатып алу сәбәпче. Ветеринар  белешмәсе булмаган малларның бәяләре түбәнрәк, кешеләр шуңа алданып, хуҗалыкларына авыру чыганагы алып кайта. 


«Терлек сату буенча белдерүләр бик күп. Кирәк икән, китереп тә берәләр, барысын да контрольдә тотып бетереп булмый. Бруцеллез авыруының билгеләре юк. Аны бары тик лаборатор юл белән генә ачыклап була. Без елга ике тапкыр  язын һәм көзен терлекләрне тикшерәбез. Бу вакыт эчендә авыру чыганагы булган терлектән башкаларга йогып бетә», – дип аңлатты Габделхак Мотыйгуллин.   

Ветеринария идарәсе хезмәткәрләре авыруга профилактика йөзеннән читтән терлек сатып алмаска, бары Татарстанда үрчетелгәнне генә сатып алырга киңәш итә. Бу кош-кортларга да кагыла. Ветеринар белешмәләре булганда гына  ихатага кергән мал куркынычсыз булып санала, шулай да карантин үткәрергә киңәш ителә. 


Быел ветеринария идарәсе терлек комплексларында 20 тикшерү уздырган. 343 профилактик чаралар үткәрелгән. Ачыкланган кагыйдә бозулар буенча 27 административ эш ачылган, 18 ачыкланган кагыйдә бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр бирелгән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар