Татарстанда сәләтлеләрне барлыйлар

Татарстан җитәкчелеге яшьләр сәясәтенә аеруча зур игътибар бирә. Бу өлкәдә исә җәйге лагерьлар аеруча зур роль уйный. Россиянең күп кенә төбәкләре җәйге лагерьларны балаларның сәламәтлеген яхшырту чарасы дип кенә караса, Татарстанда төп максат – әлеге җыеннар ярдәмендә яшьләргә шәхес буларак формалашырга, үз-үзләрен табарга һәм күңелләрендә йөрткән хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итү.
Билгеле булганча, республикада гомер итүче халыкның тормыш шартларын яхшырту - Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов стратегиясенең төп юнәлешләренең берсе булып тора. Мәгариф, сәламәтлек саклау тармакларын камилләштерү, «Уңай мохит» һәм башка мөһим программаларны тормышка ашыру - болар барысы да шушы максатны күздә тотып эшләнә. Сәләтле яшьләр белән эшләү, аларга ярдәм итү исә – аеруча әһәмиятле өлкәләрнең берсе булып тора. Әлеге максатны тормышка ашыруда җәйге лагерьлар аеруча зур роль уйный.
Төп бурыч – сәламәтлекне ныгыту гына түгел
Мәсәлән, быелгы җәйдә «Президент белән бергә» хәрәкәте активистлары һәм «Сәләт» берләшмәсе тарафыннан гына да 20 махсус профильле-сәламәтләндерү лагере оештырыла. Алар Татарстанның 12 районыннан тыш, Чуваш, Башкортстан һәм Марий-Эл республикаларында да уздырылачак. Аларның төп максаты – нәкъ менә Татарстан Президенты башлангычын хуплау, яшьләргә үз проектларын, идеяләрен тәкъдим итү өчен шартлар тудыру.
- Хәзерге вакытта республикада 1200 лагерь эшли. Аларда 200 меңнән артык бала ял итә. Татарстан Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда зур үзенчәлеккә ия: бездә яшьләрнең җәйге ялы белән Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы шөгыльләнә, ә башка төбәкләрдә бу эш хезмәт яки инде мәгариф министрлыкларына йөкләнгән. Әйтергә кирәк, бу – республика өчен зур плюс. Ник дигәндә, биредә балалар сәламәтлекләрен ныгытып кына калмый, ә аларга үз проектларын тормышка ашыру, республика җитәкчелеге вәкилләре белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге туа. Беренче чиратта, бу, әлбәттә, җаваплы идарәчелекнең иҗтимагый оешмалар белән тыгыз элемтәдә эшләве нәтиҗәсе, - дип сөйләде безгә Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының балалар һәм иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Владислав Усанов «Сәләт» лагерьлары һәм форумнарын оештыру мәсьәләләренә багышланган очрашуда.
«Сәләт»леләр Рөстәм Миңнехановны көтә
«Сәләт» берләшмәсе тарафыннан оештырылачак чаралар белән «Сәләт» Фонды башкарма директоры, «Президент белән бергә» иҗтимагый инициативалар үзәге рәисләренең берсе Тимур Сөләйманов таныштырды.
- «Болгар-Туган тел», «Агыйдел форумнары, «Иске Казан» фестивале үткәреләчәк. «Сәләт» халыкара белем бирү форумы аеруча зур әһәмияткә ия. Быел анда 6 меңнән артык сәләтле бала катнашыр, дип уйланыла. Билгеле булганча, 2012 елдан башлап, бу чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та актив катнаша, - дип ассызыклады Тимур Сөләйманов.
Агымдагы ел шулай ук чыгарма булмаячак, дип белдерде Тимур Сөйләманов.
- Татарстан лидеры безнең алга бик зур бурычлар куя. Рөстәм Нургали улының сәләтле яшьләр белән эшкә ни дәрәҗәдә зур әһәмият бирүе һәркемгә мәгълүм. Төп максатыбыз – Татарстанда яшьләр өчен зур мөмкинлекләр ачу. Аларның биредә яшисе, иҗат итәсе килсен. «Сәләт» исә инде 20 елдан артык шушы максатны күздә тотып эшли, - диде Тимур Сөләйманов.
Шунысын да билгеләп үтәбез, агымдагы елда «Сәләт» халыкара форумы 7-12 июль көннәрендә уздырылачак. Быел әлеге чара узачак территория шактый зурайган. Беренче чиратта, бу - биредә өр-яңа лагерь калкып чыгу белән бәйле. «Фәнсар» лагере элеккеге «Дубок» лагерен үзгәртеп кору нәтиҗәсендә барлыкка килгән, ул академия лагере формасында эшләячәк. Әлеге ял йортын булдыру Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырылган. Аны ачу тантанасы 10 июль көнне уздырылыр, дип планлаштырыла.
Сылтама: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/45843-tatarstanda-s%D3%99l%D3%99tlel%D3%99rne-barlyiylar.html
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
Соңгы комментарийлар
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.