Татарстанда сайлау участоклары ябык дип игълан ителде

“Төгәл мәгълүматлар иртәгә иртә белән билгеле булачак”, – диде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

 

(Казан, 8 сентябрь,“Татар-информ”, Зилә Мөбарәкшина). Татарстанда барлык сайлау участоклары да ябылды. Бу хакта “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә урнашкан мәгълүмат үзәгендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Реклама

Мидхәт Шаһиәхмәтов сайлау участокларының 20:00 сәгатьтә ябылуын билгеләп үтте. “Хәзерге вакытта тавышларны санау башлана. Төгәл мәгълүматлар иртәгә иртә белән билгеле булачак”, – дип сөйләде ул.

“Татарстанда кичке 18:00 сәгатьтә 1 708 563 кеше тавыш биргән, ул 58,1 процент тәшкил итә. Сайлау алды кампаниясе республикабызда яхшы оештырылды, барысы да тыныч үтте. Сез үзегез дә бу процессның катнашучылары идегез”, – дип мөрәҗәгать итте ул журналистларга.

“Моңа карамастан, социаль челтәрләрдә фейк хәбәрләр таралды, аларның барысы да җентекләп тикшерелеп бара, аларга хокукый бәя бирелә. Кызганыч, кайбер сәяси партияләр һәм берләшмәләр фактларга түгел, ә эмоцияләргә бирелә”, – диде ул.

Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • 6894
    9
    219
  • ТУГАН ЙОРТ БУСАГАСЫ  Җиңел велосипедының бер як мөгезенә аскан авыр сумкасын йорттан-йортка йөри-йөри бушатып бетергәч, Гүзәлия өенә табан атлады. Замана үзгәрү белән, кеше белән кеше арасындагы элемтә чаралары арта бара...
    7476
    7
    177
  • 7552
    5
    128
  • Бәхет шәүләсе ​​​​​​​Тиранның төрлесе була. Кул күтәреп, җәберләп кенә торучыны түгел, кешене рухи яктан басып, иреген чикләп яшәүчеләргә карата да әйтелә ул. Карап торышка менә дигән ир, кайгыртучан әти дип уйларлык кешеләр дә гаиләдә тиран булып чыгарга мөмкин.
    7562
    6
    118
  • Кардагы эзләргә ни булыр?!  Урамда кар-буран уйный. Әллә быелның беренче бураны инде?! Юл кырыйларында кар эскерте өелеп тормаганга шулай тоеламы соң, әллә яуганы да эреп бетә баргангамы. Һәр яуган кар, сукмакларны тутырып бөтерелгән буран бу кышның беренчесе сыман... 
    6248
    0
    97
Соңгы комментарийлар
  • 24 гыйнвар 2020 - 20:02
    Без имени
    Йөрәкне актара торган хикәя бер сулуда укып чыктым👍
    ​Инә
  • 24 гыйнвар 2020 - 20:02
    Без имени
    Бу гаилэгэ бэхетле тормыш телим
    Ике туй – бер ир
  • 24 гыйнвар 2020 - 20:02
    Без имени
    Хикэйэне укыным бик матур эйтелгэн, азагыла матур боткэн. Мин уземден язмышымды уйлап уйга калдым. Беззе улем айырзы, юкхыныу косло.
    Ике туй – бер ир
  • 24 гыйнвар 2020 - 20:02
    Без имени
    Барсына да кайнана гаепле.фануза.
    Гафу итәргәме?
  • 24 гыйнвар 2020 - 20:02
    Лилия Гараева
    Хәерле көннәр! Хикәя язу өчен берәр язучы белән танышасым килә, дигән автор, сезгә бу мәсьәлә буенча «Казан утлары» журналына мөрәҗәгать итү урынлырак булыр кебек. Язучылар союзы да гозерегезне кире какмастыр.
    Гаиләме, карьерамы? 
Реклама
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...