Татарстанда кино сәнгате: йөк урыныннан кузгалды

Кино елының асыл максатлары гыйнвар аенда ук ачыкланган иде. Республикабыз халкы шәһәр кешеләре белән бердәй дәрәҗәдә кино сәнгате казанышларына якынаерга тиеш. Бу максатны күздә тотып, кино залларын заманча, цифрлы җиһазлар белән тәэмин итү карала.
Быел федераль бюджет акчаларына Татарстанның Әлмәт, Югары Ослан, Лаеш, Теләче һәм Чистай районнарында яңа клублар төзелә. Алар кино күрсәтү өчен яраклаштырып җиһазландырыла. Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова белдергәнчә, тагын 6 районда: Әгерҗе, Зәй, Тәтеш, Мамадыш, Менделеевск һәм Лениногорскида хәзерге вакытта 5 миллион сумлык кино күрсәтү техникасы урнаштырыла. Әлеге кино заллары тантаналы рәвештә ел дәвамында ачылачак. Ә Тәтеш халкы бу җәһәттән өлгерлек күрсәтте инде.Татарстан Президенты программасы нигезендә төзелә торган клубларны да дәүләт хисабына җиһазландырырга тәкъдим ителә. Быел, мәгълүм булганча, җөмһүриятебездә 45 яңа клуб сафка бастырыла. Республикада тагын 15 мәдәният оешмасын кино күрсәтү техникасы белән тәэмин итүне күздә тотып, Россия Кино фондына гариза тапшырылды.
Татарстанның кинематография өлкәсенә быел 8,8 миллион сум акча бүленгән (ел азагына кадәр ул грантлар хисабына артырга да мөмкин). Аның 7 миллионы “2014-2020 елларда социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү” программасы кысаларында субсидия буларак тәгаенләнгән. Ә калганы “2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү” программасын тормышка ашыру өчен тотылачак.
Дәүләт кино төшерүчеләргә дә йөз белән борыла башлады кебек. Сыйфаты ягыннан бик үк шатландырмаса да, “Ак чәчәкләр” фильмы дөнья күрде. Шушы араларда Татарстан Мәдәният министрлыгы бер нәфис һәм алты документаль фильм төшерү өчен конкурс игълан итәргә җыена. Татарстан киночыларына бу җәһәттән 4,8 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Тик шунысы кызганыч: бәйге соңарып игълан ителә диючеләр хаклы. Яхшы картина еллар дәвамында төшерелә бит.
“Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яшь кинематографистларга булышу – 2 уен фильмы һәм бер анимацион яшьләр проектына 3 миллион сум бүлеп бирүне хуплады», - ди Гүзәл Шәрипова. Шулай ук, аның фикеренчә, татар әдәбияты классигы Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәре буенча 2016 елда “Татарстан - Яңа гасыр” каналы 4 серияле телевизион фильм төшерәчәк икән. Фильмның бюджеты ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы буенча 4 миллион сум тәшкил итә. Кино елында “Татарстан - Яңа гасыр” каналында кино яңалыклары, республикабызда төшерелә торган фильмнар язмышы, яңа проектларны тәкъдим итүне колачлаган тапшыру да сорала. Кадрлар, кино белгечләре үзебездә үстерелә бит. Тапшыруны эфирга әзерләү уңаеннан тоткарлык та булмас иде...
Республикабызда кино төшерелә, әмма ул гади тамашачыга гына барып җитми. “Татарстан - Яңа гасыр” телеканалы генераль директоры Илшат Әминовның Татарстанда төшерелгән кинофильмнарны кайда карап булуы белән кызыксынуы бик табигый. “Дәүләт хисабына төшерелгән картиналар нишләп безнең каналга килеп җитми?» - дигән сорауны, Илшат Әминов ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында күтәрде.
Милли һәм Россия картиналарына игътибарны җәлеп итү йөзеннән, 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә республикада балалар киносы һәм анимациясе бәйрәме оештырылачак. Җәен шәһәр бакчалары, агачлыкларда ачык һавада кино күрсәтү, милли премьераларны тәкъдим итү дә каралган. 1 сентябрьдә мәктәпләрдә кино дәресләре узачак. 27 августта исә “Кино төне” Бөтенроссия акциясе үтә. 20.00 сәгатьтән башлап ачык мәйданнарда бушлай дүрт Россия фильмы күрсәтергә җыеналар.
Шунысы әһәмиятле: Россия Кинематографистлар берлегенең Татарстан бүлегенә быел 35 ел тула. Татарстан кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров берлекнең бинасы булмавына борчылуын белдерә. “Оешманың бинасы күптән төзелергә тиеш иде, - ди ул. - Шул очракта башка четерекле мәсьәләләрне дә хәл итүе җиңелрәк булачак. Безгә республикабызның төрле шәһәр- районнарыннан яшьләр мөрәҗәгать итә. Кино төшерүдә ярдәм күрсәтүебезне сорыйлар, киносценарийлар тәкъдим итәләр. Кулдан килгәнчә булышлык күрсәтәбез. Әмма безнең кино төшерү өчен махсус камерабыз да юк бит. Ул 12 миллион сум тора. Вак-төяк техниканы таба алабыз әле. Ә менә 12 миллионлык камера сатып алу үзебезнең генә хәлебездән килми. Татарстанда бер профессиональ камера булырга тиештер бит инде”.
Хәзерге вакытта Россия Кинематографистлар берлегенең Татарстан бүлегендә 45 әгъза теркәлгән. Май ахырына бу сан 50гә җитәчәк. Республика киночыларының сафы яшәрә, иң куанычлысы шул, дип саный белгечләр. Илдар Ягъфәров белдергәчә, кино сәнгатен торгызу өчен берләшергә кирәк. Бердәм булганда гына уңышка һәм тиешле нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.
Бүгенге көндә республикада 37 кинотеатр исәпләнә, шуларның 21е - шәхси, берсе - дәүләтнеке, 15е - районныкы. Авылларда 119 кино җиһазы урнаштырылган, 28 күчмә кинокомплекс бар. Димәк, авыл халкы да зур экраннардан кино караудан мәхрүм түгел. Узган ел район һәм авылларда яшәүчеләр өчен 14 меңнән артык сеанс тәкъдим ителгән. Аларга 300 меңнән артык кеше килгән. 2015 елда кино өлкәсенә 75 миллион сум тирәсе акча тотылган. Шуның 70,4 миллионына 32 кино төшерелгән. Кинотеатрларга кинотасмалар сатып алу өчен ел саен 3 миллион сум акча каралган. Әйтик, 2015 елда 138 кинофильм сатып алынган, шуларның 68е генә Россиядә төшерелгән.
сылтама
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
Соңгы комментарийлар
-
9 август 2022 - 17:46Без имениХатын кыйнаган кешенен туктаганын кургэнегез бармы?! Хатынга бер суккан кеше беркайчан кыйнаудан туктамый! Беркайчан! Донья кургэн эти эни буларак сез моны анларга тиеш. Картая картая кул белэн уйный торган кеше эшэкелэнэ генэ сэбэпле-сэбэпсез кул кутэрэ. Сез нинди генэ суз эйтсэгездэ тозэтеп була торган тугел! Кызыгыз яшьлеге белэн генэ белгертмэскэ,ярарга тырыша, тозэлер дип омет итэ. Димэк эти энигэ бергерткэн очен тагын кыйнаган?! Белгертэсе килмэсэ дэ кешегэ беленми кала торган эш тугел бу. Эле кызнын таянырга эти энисе тигез. Шуны белэ торын кияу кыйный. Эти энисез яклаучысыз калгач ни кыланачак бу кияу?! Бу кеше белэн яшэсэ алдагы гомерен кыйналып яшэячэк кыз. Кыйнап имгэтэчэк хичшиксез иртэме сонмы. Имгэнгэн хатын иргэ кирэк тугел! Кешедэн ким булып яшисе килми. Белгертэсе килми. Парлы матур тормышта яшисе килэ. Цена вопроса кызыгызнын сэлэмэтлеге. Эти эни якламаса кем яклар?!Кияү кызыбызны кыйный?
-
9 август 2022 - 11:39Без имениБигерәк күп күргән сез. Кайтмаска иде, үсәр иде бала. Ййй язмышларГомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
-
8 август 2022 - 12:19Без имениИрегез белән барып, утырып күзгә күз карап сөйләшәсегез калган.Телефо6ан решать итеп буламыниКияү кызыбызны кыйный?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.