Татарстанда хәләл продукция җитештерү күләме ел саен 10-15 процентка арта бара

Татарстанда хәләл индустрия искиткеч зур тизлек белән үсә һәм азык-төлек сәнәгатен генә түгел, тормышның медицина, туризм, көнкүреш хезмәтләре һәм башка өлкәләрен дә колачлый. Бу хакта бүген “Татар-информ” оештырган матбугат конференциясендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча комитеты рәисе Марат Низамов хәбәр итте.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов китергән мәгълүматларга караганда, Татарстанда хәләл базар күләме 100 млрд сумлап тәшкил итә, дип билгеләп үтте комитет рәисе.Марат Низамов Татарстан җирлегендә хәләлнең, ислам дине кебек үк, мең елдан артык гамәлдә булуын ассызыклады. Ислам яңарыш кичергән чорда – узган гасырның 90нчы елларыннан хәләл төшенчәсенә күбрәк игътибар бирелә башлый, кешеләрдә аңа карата кызыксыну арта. Ул чакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте эре предприятиеләргә мөрәҗәгать итә. Бу тема технологлар, инженерлар белән берлектә җентекләп өйрәнелә башлый. Шул рәвешле, узган гасырның 90нчы еллары ахыры – 2000 еллар башында хәләл продукция кулланучылар һзм җитештерүчеләр өчен шактый актуаль мәсьәләгә әверелә.
“Хәләл индустриясе мәчетләр каршында эшләп килгән кечкенә генә кибетләрдән башланды. Бүген исә зурдан-зур агрохолдинглар, сәнәгать компанияләре меңәрләгән тонна хәләл продукция җитештерә. Әйтик, 2004 елда республикадагы предприятиеләрнең берсе 40 тонна хәләл продукция җитештергән булса, бүген бу сан елына 12 мең тоннага кадәр җитә”, – дип билгеләп үтте ул.
Республикада “Хәләл” стандарты буенча комитет дистә елдан артык эшли. Бу вакыт эчендә йөздән артык предприятие сертификацияләнгән. Хәләл ризыклар, ислам кануннарына җавап бирүдән тыш, сыйфатлы һәм файдалы булуы белән аерылып тора. Шуңа хәләл продукцияне мөселманнар гына түгел, башка конфессия вәкилләре дә сатып ала, диде әлеге комитет рәисе. Шул ук вакытта хәләл дигәндә ризыкны гына күз алдында тоту дөрес түгел, бу – яшәү рәвеше икәнен дә билгеләп үтте.
“Хәзерге вакытта без Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә хәләл медицина стандартларын әзерлибез. Республиканың Икътисад министрлыгы, Туризм буенча дәүләт комитеты белән дә уртак эшчәнлек алып барабыз”, – дип сөйләде Марат Низамов. Аның сүзләренчә, Россиядә хәләл индустриягә карата кызыксыну елдан-ел арта.
чыганак
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
-
Вәгъдә йөзеге Җамалия әби җырлый-җырлый җеп эрли. Тәрәздән кергән кояш нурлары аның ак яулыгына, кара бөрчекләр төшерелгән ситсы күлмәгенә төшә...
Соңгы комментарийлар
-
5 март 2021 - 19:29Без имениБалага 40 конда юк,азырак саклау карактер улГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 20:03Без имениКуз тиядер тугач та фотасын куя башлыйлар бит 40 консез чит кешегэ курсэтмилэр иде бит элекГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 21:25Без имениНинди генә җуләрлекләр эшләми адәм баласы.Җиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
-
5 март 2021 - 10:20Без имениМинем кызым да кияүнең беренче хатыны 2 яшьтә ташлап киткәнбаласын тәрбияли (икенче баласын икенче иренә ташлап китте). Ташлап китсә дә интернет челтәрендәге сайтларда "Минем өчен иң кадерле кешеләрем -улларым. Алар өчен генә яшим",-дип яза. Ә үзе бер ирдән икенче иргә йөри. Менә шундый тормыш.Әллә?!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.