Логотип
Яңалыклар

Татарстанда интернет-караклар атна саен 50 миллион сум урлыйлар

Пандемия вакытында интернет – караклык арткан. Узган ел бу төр җинаять 45 процентка артып, 4,5 мең очрак булса, агымдагы елның 4 аенда инде 2 мең җинаять очрагы теркәлгән. Банк карталарыннан акча урлау 60 процентка арткан. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифинг вакытында Татарстан Прокуроры Илдус Нафиков хәбәр итте.

Пандемия вакытында интернет – караклык арткан. Узган ел бу  төр җинаять 45 процентка артып, 4,5 мең очрак булса, агымдагы елның 4 аенда инде 2 мең җинаять очрагы теркәлгән. Банк карталарыннан акча урлау 60 процентка арткан. Бу хакта бүген  Министрлар Кабинетында узган брифинг вакытында Татарстан Прокуроры Илдус Нафиков хәбәр итте.

Татарстанда  караклар  атна саен 50 миллион сумга якын акча урлыйлар. «Интернет караклыкка кагылышлы җинаятьләрне ачу бик авыр.  10 проценты гына ачыла», – ди прокурор. Мондый төр җинаять артуның төп сәбәбе: кешеләрнең финанс яктан  гыйлемле булмавы һәм артык ышанулары. 


Россия Хөкүмәте  балалы гаиләләргә  вәгъдә иткән акчалата ярдәм бирүне дә караклар үз мәнфәгатьләрендә куллана башлаган. Ялган сайт адресыннан (ә ул рәсми сайт адресыннан бары бер хәреф, йә кечкенә бер сызык белән генә аерылырга мөмкин) финанс ярдәм теркәү өчен мәгълүмат сорап йә комиссия түләргә кушып корбаннарына хат юллыйлар. Әлеге капкынга эләгүчеләр бар инде. ВК социаль челтәрләре аша берәүгә шул рәвешле язып, аның банк картасыннан 250 мең сумны урлаганнар. 


Интернет – караклар, корбаннарына, нигездә, банк хезмәткәрләре булып шалтырата. Моннан кала халык интернеттан әйбер сатып алганда алдана. Пандемия вакытында караклар сәнәгать товарлары сату сферасына да күчкән. Ягъни перчаткалар, битлекләр, антисептиклар сату буенча белдерү урнаштырып, корбаннарыннан алдан акча түләттереп, юкка чыгалар. Мәсәлән, Чаллыда бер эшмәкәр ханым интернет аша медицина битлекләре сатып алырга тели.  Куелган белдерү буенча шалтырата. Аңа бөтен кирәкле документларны, хәтта сату-алу турындагы килешүне дә җибәрәләр.  2 миллион сум акчасын күчергәннән соң партнерлары юкка чыга. «Корбаннар акчасы ике минут эчендә  биш-алты банкка күчерелеп, төрле счетларга таратыла. Без алар артыннан карап җитешә алмыйбыз», – ди Татарстан Эчке эшләр министры урынбасары –  Баш тикшерү идарәсе башлыгы Владимир Изаак.  Ә ялган колл- үзәкләрдән шалтыратып банк картасы мәгълүматын алып, акча урлаучы җинаятьчеләр, нигездә, чит илләр аша эш итә икән. Барлык канунарны үтәп җинаятьчеләргә барып җиткәнче, алар үзләренең контораларын ябып та куя. «Халык  битлек кияргә өйрәнде, ә банк картасы мәгълүматларын чит кешеләргә әйтергә ярамый дигән кагыйдәне әле һаман өйрәнә алмый», – дип аптырый  министр урынбасары.  Банк картасы артындагы кодны беркемгә дә әйтергә ярамый! Күпләр аны  пин-код белән бутый. Юк, сүз банк картасы артындагы 3 сан хакында бара! 


Дөрес, кешеләрнең хисләренә басым ясап караклык кылучылар да бар. Бу вакытта да акча күчергәнче,  килгән хәбәрне берничә чыганактан тикшерү зарур. 


Моннан кала халыкның нәфесен дә караклар үз мәнфәгатьләрендә файдалана. Соңгы өч елда Россиядә 650 финанс пирамидасы ачыклану да шул хакта сөйли. Кыл да селкетми табыш алырга теләүчеләр өчен монысы инде менә дигән тозак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар