Татарстанда “Аеклык бәйрәме” республика акциясе уздырыла

7-16 сентябрь көннәрендә Татарстанда “Аеклык бәйрәме” республика акциясе уздырыла. Бөтенроссия аеклык көне уңаеннан оештырыла торган бу акция быел Россиядә йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы чаралары кысаларында үткәрелә. Бу хактагы карар ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан быел 5 августта имзаланган, шуңа таянып, ведомствоара чаралар планы кабул ителгән.
Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов хәбәр итте.
“Әлеге план сәламәт тормыш рәвешен актив пропагандалау, татарстанлыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгытуга, аек яшәү рәвеше алып баруга мотивациясен күтәрүгә юнәлтелә”, – дип сөйләде ул үзенең чыгышында.
Сергей Осипов алкоголизм проблемасының актуаль булып кала бирүен искәртеп, ел саен “алкоголизм” диагнозы белән уртача 1,6-1,8 мең кеше диспансер барлавында торуына игътибар юнәлтте. Бүгенгә республикада 29 меңнән артык кешегә “алколь бәйлелеге” дигән диагноз куелган. Соңгы 4 елда составында спирт булган продукция белән агуланып үлүчеләрнең саны 1,5 тапкырга арткан.
Сергей Осипов билгеләп үткәнчә, бу афәткә каршы көрәшнең нәтиҗәле чарасы – халыкка исерткеч эчемлекләрнең зыяны турында мәгълүмат җиткерү, аңлату эшләре алып бару. “Бу көннәрдә уздырыла торган акция – халыкны исерткеч эчемлекләр эчүдән баш тартырга өндәүгә юнәлдерелгән өстәмә мәгълүматландыру эшчәнлеге”, – дип ассызыклады ул бу уңайдан.
“Аеклык бәйрәме” республика акциясе кысаларында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Республика наркология диспансеры сайтларында “Аеклык – көчлеләр сайлавы” дигән тематик баннерлар урнаштырылган, республиканың гаммәви мәгълүмат чараларында алкогольнең сәламәтлеккә зыянын ачып салган материаллар бастырыла. Акция барышында шулай ук Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе сайтында исерткеч эчемлекләрдән агулану мониторингы нәтиҗәләре турында мәгълүмат эленә.
“Акция вакытында Республика наркология диспансеры һәм аның филиалларында исерткеч эчемлекләр эчүне профилактикалу мәсьәләләре буенча “кайнар линия” эшли. Бу – халык белән эшләүнең иң нәтиҗәле чараларының берсе, чөнки телефоннан аралашканда, билгеле бер оялу киртәсе юкка чыгып, кешеләр, гадәттә, проблемалары турында тагын да ачыграк итеп сөйли”, – дип сөйләде ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары. Моннан тыш, ТР наркодиспансеры һәм аның филлиалларында ачык ишекләр көне уздырыла. Республика белем бирү оешмаларында сыйныф сәгатьләре оештырыла. Акция барышында Казан мәктәпләрендә “Мәгариф һәм сәламәтлек” темасына семинар-киңәшмә уздыру күздә тотыла.
Алкоголизмны профилактикалауны күз уңында тоткан төрле социаль чаралар үткәрү юнәлешендә 8 иҗтимагый оешма белән уртак эшчәнлек алып барыла. Алар арасында – “Игелек атнасы”, “Мөстәкыйль балалар”, “Свежий ветер» агитбригадалар конкурсы.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/09/11/113420/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
«Төшләремдә ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
Соңгы комментарийлар
-
26 гыйнвар 2023 - 11:48Без имениРэхмэт сезгэ! Елый елый укыдым. Кире кайтмыйлар шул. Исэн чагында кадерен белеп бетереп булмады.Синсез рәхәт түгел, әни...
-
26 гыйнвар 2023 - 17:37Без имениТанышым икенче баласын 40 тирэсендэ тапты. Тоже 1 яичнигы гына. Шатланып, яратып устерэлэр. Эгэр таба алсагыз табыгыз, баласы кеше чын яратуны белми дип уйлыйм.Бала кирәкме миңа?
-
26 гыйнвар 2023 - 19:34Без имениБик тә фәһемле,күңелләрне нечкәртерлек шигырьләрегез өчен сезгә зур рәхмәт.Иҗат чишмәгез саекмасын,киресенчә,язгы ташкыннардай ургылсынҖанымның бураннары
-
25 гыйнвар 2023 - 10:45Без имениБалалар - ул яратып туймаслык Ходай бүләкләре, Аларның йомшак нәни куллары, матур елмаюлары, "әни, мин сине яратам" диюләре дә күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә бит, тормышка ямь өсти. Табыгыз бер бала, үзегезгә иптәш булыр, әти-әниегезнең ялгышларын кабатламыйча үстерегез, үзегезне шушы бәхеттән мәхрүм итмәгез.Бала кирәкме миңа?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.