Татарстанда 7,7 меңнән артык укучы Бердәм дәүләт имтиханын югары балларга тапшырган

“Гомумән алганда, узган елга караганда да, Россия төбәкләре белән чагыштырганда да, Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре начар түгел. Ләкин әле башкарасы эшләребез бик күп. Былтыр физика һәм химия фәннәре буенча күрсәткечләрнең төшүе күзәтелгән иде, быел уңай динамика күрдек. Әлбәттә, бу сөендерә. Шул ук вакытта, рус теле, география, чит телләр буенча имтихан күрсәткечләре әле тиешле дәрәҗәдә түгел. Бу предметларга игътибарны арттыру кирәк дигән сүз”, - дип белдерде Энгель Фәттахов.
Министр быел Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханын 14 мең 848 укучы тапшырганын искәртте. 2016 елда сынау тотучылар 16 меңнән артык булган.
Энгель Фәттахов сүзләренә караганда, узган ел белән чагыштырганда, профильле математика, химия, информатика һәм ИКТ, тарих, француз теле, җәмгыять белеме, испан теле, әдәбият, берникадәр физика буенча да 80 һәм аннан күбрәк балл җыючылар узган елга караганда күбрәк. Министр, алдагы еллардагы кебек үк, җәмгыять белеме (6211), физика (4926), биология (2771), химия (2110) предметларына ихтыяҗ зур булганын билгеләп узды.
Рус теле, география, немец теле буенча уртача баллар 2016 елга караганда бераз гына түбәнрәк булган. Калган 11 предмет буенча ул былтыргыдан югарырак. Шулай да, Энгель Фәттахов, рус теленнән күрсәткечләр Россиянең кайбер төбәкләре белән чагыштырганда югарырак булуын белдерде. Соңгы елларда Казан, Яр Чаллы, Бөгелмә, Түбән Кама, Лениногорск, Кукмара районы рус теле буенча тотрыклы рәвештә югары нәтиҗәләр күрсәтә.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/25/145020/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
-
19 гыйнвар 2021 - 12:03Без имениУзена килешканен таба гына алмый индеЗәйнәбкә кызыл иннек нигә кирәк?
-
18 гыйнвар 2021 - 18:58Без имениАнвэрне ул яратмаган дус кына итеп Кабул иткэн бергэ булсалар да Тора алмаслар идеТиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
18 гыйнвар 2021 - 11:14Без имениАВЫР КАЙГЫГЫЗНЫ УРТАКЛАШАМ'МИНЕМ БАШТАН УТТЕ БИК АВЫР ЯКЫННАРНЫ АМИНЮГАЛТУ..УРЫННАРЫ ОЖМАХТА БУЛСЫН!УЗЕГЕЗГЭ ТУЗЕМЛЕК ХЭМ САБЫРЛЫК!🙏🙏АМИН!!Әнвәр Нургалиев гаиләсендә зур кайгы
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.