Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Әлки районында урак өсте барышы белән танышты

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Әлки муниципаль районына эш сәфәре барышында урак өсте барышы белән танышты. Түбән Колчура авылы янындагы басуларның берсендә республика лидеры районның авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм механизаторлар белән очрашты.
Рөстәм Миңнехановка ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Әлки районы башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин юлдаш булды.  "Көзге культураларны суктыру эшен тәмамлап, язгыларга күчәбез", - дип ачыклык кертте Никошин.

Журналистларга Әлки районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Роберт Һадиев аңлатканча, бүгенге көндә көзге бодай суктырыла. План 35,5 мең гектарны тәшкил итә (тагын 10 мең гектар кукуруз бар), 19 мең гектар мәйданда уңыш җыелган. 41 мең тонна икмәк суктырылган. Гектарыннан 22 центнер уңыш чыга. Кырларда 90 комбайн эшли. "Һава торышы шартлары яхшы булган очракта, эшләрне 20 августка тәмамларга ниятлибез", - диде ул.

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы механизаторлардан техниканың урып-җыю кампаниясенә әзерлеге, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителеш һәм хезмәт кешеләрен ашату турында сорашты. "Хәзерге вакытта иң мөһиме - урып-җыю эшләрен оешкан төстә үткәрү. Өстәвенә, ел да гади генә булмады", - диде ул. Механизаторларның теләк-үтенечләре белән дә кызыксынды.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов районда республика программаларын тормышка ашыру һәм муниципалитетның алда көтелгән хакимиятнең җирле органнарына сайлауга әзерлегенә кагылышлы сорауларны да бирде.

Р.Миңнеханов кешеләр авылларда калсын өчен аларын үстерү кирәк, дип саный. "Без я эшмәкәрлекне үстерергә, я башка коралларны файдаланырга тиеш", - дип билгеләп үтте ул.   Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы мәгариф өлкәсенә кагылышлы сораулар да бирде. Балалар яхшы белем алсын өчен, балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә катгыйрак таләпләр кертү зарур, диде ул. Аның фикеренчә, әгәр авылларда инфраструктура һәм эш урыннары булдырмасаң, тормыш сыйфатын арттырмасаң, кешеләр анда калмаячак.

Моннан тыш, бүген Әлки районына эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов Түбән Колчура авылында 100 урынга исәпләнгән авыл клубын ачуда да катнашты.

Районның башкарма комитет җитәкчесе хәбәр иткәнчә, клуб озак вакытлар тузган бинада булган. Яңа клубта вокал һәм халык-гамәли сәнгате түгәрәкләре эшләячәк, китапхана дә шунда булачак. "Авыл клубын ачу - торак пункт өчен бик әһәмиятле вакыйга. Клуб бик яхшы, кирәкле барлык бурычларны да үти. Биредә спорт ярышлары үткәрергә, китапханә, кирәк булган очракта ФАП урнаштырырга була", - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов.

Әлки районы өчен тагын бер әһәмиятле вакыйга - Сихтермә-Хузангай авылында районара күз хирургиясе үзәге ачылу булды. Объект дәүләт-хосусый партнерлык нигезендә төзелгән һәм ул республиканың Чулман аръягы төбәгендәге районда яшәүчеләрне сыйфатлы медицина ярдәме белән тәэмин итәргә тиеш. 

сылтама: http://http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/08/05/112086/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • «Мин синең иреңне бәхетле итәм...» Тормышның яңа борылышында үзебезне нәрсә көткәнен без беркайчан белмибез. Уйламаган җирдән аякка уралган ниндидер борчулармы, әллә бөтенләй көтмәгән сөенечләрме? Тормыш борылышлары безне күкләрдән җиргә төшерә ала. Ә кайчак – киресенчә: бәхетсезлегең бәхет юлына бер адым гына булуын аңлата. Чүпрәле районының «Туган як» газетасы баш мөхәррире Резидә Җамалтдинова һәм аның ире Рамилнең очрашу, танышу, кавышу тарихы – шуңа бер мисал. Ачыктан-ачык сөйләшәбез.
    6261
    7
    62
  • Баллы кирпеч 1861 нче елда Болын-Балыкчы авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә Ибәтулла исемле бер малай туа. Язмышына сынаулы еллар кичерәсе сабый чагыннан ук язылган була, күрәсең, Ибәтуллага өч яше дә тулмаган чагында кинәт кенә авырып әтисе үлеп китә. Ялгыз тормыш тарту ул чакта, хатын- кызга имана бае да бирелмәгән чорда, әнисенә авыр булгангамы, әллә инде башка сәбәпләр булганмы, сабыйның әнисе биш яшендәге Ибәтулланы әтисенең абыйсы Зиннурга калдырып, Кормаш авылындагы хатыны үлгән бер татарга кияүгә чыга.
    5654
    3
    49
  • «Хатының кайда – син шунда бул, тормышны бергә тартыгыз» «Тәгәри китте йомгагым, күрмәдегезме, агайлар», – ди Гөлчәчәк татар халык әкиятендә. Гомер йомгагын сүтә-сүтә, көннәр, айлар, еллар үтә... Адәм баласы әллә кайда – офыклар артында көтеп торган бәхетне эзләп бара да бара... Үткәнебезне – бар иткән, киләчәгебезгә нигез салган бүгенгебезне сизми дә калабыз. Мин бүгенгем белән бәхетле!
    4051
    0
    42
  • Өмет белән алга карап яшәргә әнкәйдән өйрәндем 1981 ел. Булачак кайнанам белән мин Казан тимер юл вокзалында таныштым. Төнге сәгать 11 дә! «Төнлә белән беренче тапкыр кайнанаң белән кайнатаңны күрергә вокзалга төшәчәксең», – дисәләр, һич ышанмас идем.
    2676
    4
    36
  • Үтмә, гомер, заяга! Хатынын һәр баганага көнләвенең урынсыз гына түгел, ә тормышларын җимерүче, бер-берсеннән читләтүче гамәл икәнлеген, кызганыч, Гамил һич кенә дә аңларга теләми...
    8914
    6
    35
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда