Логотип
Яңалыклар

Татарстан паркларына татар хәрефләре “хуҗа булачак”

Республика парклары милли җанлы урынга әвереләчәк. Әйе-әйе, республикабызның ял итү урыннарында татар хәрефләре пәйда булачак. Бөтендөнья татар яшьләре форумы татар теле һәм язуы тарихына багышланган “Tatpark” конкурсын башлап җибәрә.


Әйтергә кирәк, “Tatpark” проекты V Республика яшьләр форумының финалына чыгып, Татарстан хөкүмәте тарафыннан ярдәм тапкан.

Татар теле дигәч, гадәттә, ниндидер заманча проектлар түгел, ә түбәтәй, чәк-чәк күз алдына килә. Әлеге конкурсны башлап җибәрүчеләр бу стереотипны юкка чыгарырга булган. Оештыручылар татар теле һәм мәдәнияте Татарстанда яшәүче һәр кеше өчен ачык һәм аңлаешлы булсын дигән максатны куя. Яңа бәйгегә яшь архитектор һәм дизайнерларны җәлеп итеп, милли компонентлы иҗатка тартырга телиләр.

“Мин татарча сөйләшәм” акциясе вакытында Ә, Ө, Һ, Ң, Җ, Ү хәрефләре рәвешендә инсталляция ясалган иде. Ү хәрефендә китаплар куелса, Ә хәрефендә балалар уйный ала, Җ хәрефенә утырып каһвә эчеп була. Кешеләр бу яңалыкны яратып кабул итте.

“Tatpark” бәйгесенең үзенә әйләнеп кайтсак, ул июльдә башланып китә. Аны үткәрү дәвамында катнашучылар өчен махсус мәктәп кебек workshop лар үтәчәк. Алар тарихчы, дизайнер, архитектор, филолог, сәнгать белгечләре белән берлектә узачак. “Tatpark”та катнашу өчен беренче бирем – эссе язу. Шуннан соң иң яхшы эш авторларын workshop ка сайлап алынып, үзләренә остазлар сайлый, белгечләр ярдәмендә команда туплый. Экспертлар исә катнашучыларга иҗади эшләрен тулыландырып, аны профессиональ дәрәҗәдә башкарырга ярдәм итәчәк.

- “Tatpark” дигәч, темасы татар теле һәм татар язу тарихына багышланса да, аны төрле кеше төрлечә күзаллый. Архитекторлар аны ниндидер үзенчәлекле бер форма буларак күрә. Ә безгә аның эчтәлеге мөһим. Шушы кече архитектура формаларының тышында язма тарихыбыз чагылырга мөмкин. Шул сәбәпле, аны белер өчен филолог, тарихчы, кулъязма белгечләре кирәк. Архитектура өлкәсендәге яңа технологияләр белән таныштыру өчен урбанистика, дизайн, архитектура белгечләренең булуы да мөһим. Конкурсның эчтәлеге дә бай булсын, заманага да туры килсен өчен аны дисциплинаара рәвештә ясыйбыз, – дип белдерде “Intertat.ru” хәбәрчесенә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин.

Июль ахырында катнашучылар жюрига әзер проектлар тәкъдим итәчәк. Шулай итеп, бу – август ае башына татар теле һәм язуы тарихына багышланган эскизлар әзер була дигән сүз. Паркларны төзекләндерү август ахырында тәмамланырга тиеш. Шул сәбәпле, җәй ахырына кадәр җитештерүчеләрне, шушы кече архитектура формалары өчен урынны табып, проектларны тормышка ашырырга җыеналар.

Конкурсның нигезләмәсе хәзерге вакытта әзерләнеп бетү этабында икән. Катнашучыларның эшләренә катгый таләпләр юк: ул бәйгенең эчтәлегенә туры килергә һәм заманча булырга тиеш. Яшь категориясе буенча да чикләүләр юк: монда бәбиләрдән алып әбиләргә кадәр катнаша ала. Бәйгегә эшләрне июнь ахырына кадәр tatpark2015@gmail.com адресына җибәрергә мөмкин.

Сылтама: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/45012-tatarstan-parklaryina-tatar-h%D3%99refl%D3%99re-%E2%80%9Chu%D2%97a-bulachak%E2%80%9D.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар