Логотип
Яңалыклар

Татарның ак байлары Яшел Үзәндә мәктәп төзи

Яшел Үзәндә өр-яңа үзенчәлекле мәктәп салына. 2024 елның сентябрендә аның беренче нигез ташлары куелган.

4,9 мең квадрат метр мәйданны биләгән һәм 500 балага исәпләнелгән әлеге белем йорты рухи мәгариф үзәге форматында булачак һәм Каюм Насыйри исемен йөртәчәк. 

Биредә укыту дүрт телдә: татар, рус, гарәп һәм инглиз телләрендә алып барылыр, укучыларга иң көчле, иң профессиональ педагоглар белем бирер дип күзаллана. Дини кануннарга нигезләнеп, урта сыйныфлардан кызлар һәм малайлар аерым бүлмәләрдә укыса да, мәктәп үзе дөньяви булачак. Балаларның рухи һәм әхлакый тәрбиясенә, сәламәтлегенә зур игътибар биреләчәк. Моннан тыш, укучылар кече яшьтән үк бизнес алып бару, икътисад серләренә дә төшенеп үсәчәк. 

Идеянең авторы – «Меценатлар» бизнес-җәмгыять рәисе, Яшел Үзән Шәһәр советы депутаты Ильяс Гыймадов һәм Яшел Үзән Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллин. 

Аларның инициативасын Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да хуплаган. Мөфти сүзләренчә, революциягә кадәр татарларда милли һәм дини белем бирү фәкать байларның хәйрия акчасына нигезләнеп кенә алып барылган. Татарның ак байлары мәктәп, мәдрәсәләр тоткан, шәкертләргә гел ярдәм итеп торган. Татарның бөек шәхесләре Салих Сәйдәшев, Баки Урманче, Галиәсгар Камаллар да шундый мәдрәсә тәмамлап, үзләренең талантын халкыбызга таныта алганнар. 

Каюм Насыйри исемендәге полилингваль мәктәпне 2026 елда ачарга ниятлиләр. Әлегә төзелеш өчен иганәчеләрнең, битараф булмаган эшмәкәрләрнең ярдәменә мохтаҗлык булуын әйтте Илдар хәзрәт. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар