Логотип
Яңалыклар

Татар телен Африкада өйрәнәләр

«Ана теле» онлайн-мәктәбенең эшшли башлавына быел 5 ел тулган. Теләгән һәркемне читтән торып һәм бушлай татар теленә өйрәтүче бу онлайн-мәктәп Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән, Татарстан Мәгариф министрлыгы, Казан федераль университеты һәм EF Education First компаниясе белән берлектә тормышка ашырыла.

Укулар читтән торып, онлайн-режимда, тәүлек әйләнәсе алып барыла. Уку программасы тугыз баскычка бүленгән. Татарча өйрәнергә теләге булган кеше башта интернет аша «Ана теле» онлайн-мәтәбендә теркәлә, аннары аның татар телен ни дәрәҗәдә белүе ачыклана. Бөтенләй дә белмәүчеләр 0 нче баскычтан башлый. Гаризаларны 1 нче февральдән кабул итәләр. Менә быел бүгенге көнгә нибары 20 генә буш урын калган. Уку 1 ел дәвам итә. 288 дәрес 6372 күнегү, 293 видеосюжет, 10950 аудиофайл, 6795 фотография ярдәмендә үткәрелә. Болардан тыш, көн саен, Мәскәү вакыты белән кичке сәгать биштә татарча турыдан-туры әңгәмәгә корылган дәресләр уздырыла. Алар төрле темаларга багышланган була, һәм аларда алтышар кеше генә катнаша ала. Укучыларга сөйләм лабораториясе, онлайн-сүзлек, язу лабораториясе кебек яңа алымнар да тәкъдим ителә.

«Ана теле» онлайн-мәктәбенең тагын бер үзенчәлеге – анда Җир Шарының теләсә кайсы җирендә яшәүчеләр укый ала. Бер генә шарты бар – интернет булу. Мәсәлән, 2014-2015 елларда 42 илдән укырга теләк белдерүчеләр булган, 2016-2017 елларда – 37 илдән. Биш ел эшләү дәверендә 50 меңгә якын кеше татар теленә өйрәнгән. Арада 0 нче баскычкан башлып, 9 нчы баскыч белән төгәлләүчеләр дә бар икән. Мәслән, Испаниядән берәү бер кәлимә татарча белмәгән кешедән, рәхәтләндереп татарча хатлар язарлык булып укып чыккан. Һәр баскычны үткән саен, укучыларга сертификат тапшырыла.

Сүз уңаеннан, «Ана теле» онлайн—мәктәпне матбугат чараларында яктырткан иң яхшы телесюжет, радиосюжет, иң яхшы мәкалә, интертет матбугат чарасындагы иң яхшы язмаларга конкурс игълан ителә. Конкурс 15 апрельдән 15 декабрьгә кадәр дәвам итәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар