Татар опера җырчысы Аида Гарифуллина “Музыкаль Оскар” белән бүләкләнде

Казанда туып үскән, хәзер Вена операсы солисткасы, Татарстанның атказанган артисты Аида Гарифуллинага дәрәҗәле “ECHO Klassik” ("Эхо-классик 2017") фестивале премиясе тапшырылган. Бу хакта фестивальнең рәсми сайтында хәбәр ителә. Татар опера җырчысы премиягә Вена оркестры белән яздырган альбомы өчен лаек булган.
Мәгълүмат өчен. ECHO Klassik (Эхо-классик 2017) премиясе 1994 елдан башлап ел саен тапшырыла. Фестиваль Немец тавыш яздыру академиясе һәм Германиянең музыка индустриясе федераль ассоциациясе тарафыннан оештырыла. Лауреатларны музыка индустриясенең танылган экспертларыннан төзелгән жюри сайлый. ECHO Klassikның төп максаты – иң яхшы музыкаль язмаларны күрсәтү, яшь талантларны премия белән билгеләп үтү һәм классик музыканы киңрәк аудиториягә җәелдерү. Әлеге премия классик музыка дөньясында иң дәрәҗәлесе, аны музыкаль Оскарга тиңлиләр.
Быелгы лауреатлар кичә Гамбургта игълан ителде. “Сопрано Аида Гарифуллина (“Solo Recording”) һәм Претти Йендега (“Best New Artist”) ECHO Klassik премиясен немец актеры һәм танылган алып баручы Томас Готтшальк тапшырды”, - дип яза фестивальнең рәсми сайты. Хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, быел ECHO Klassik фестивалендә 22 номинациядә 54 премия тапшырылган. Аида Гарифуллина премияләр тапшырылу тантанасында чыгыш та ясаган.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/30/151379/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
-
23 гыйнвар 2021 - 20:21Без имениБик дөрес киңәшләр, әзрәк, бер 30 ел элек укыган булсам, күпме ялгышлар ясалмаган булыр идеМенә бу 10 әйбер турында туганнарга сөйләргә кирәкми
-
23 гыйнвар 2021 - 21:08Без имениЯлгышырсын ,эгэр ризалашсан.икегэ буленп яшэп булмый. ,...Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
23 гыйнвар 2021 - 21:26Без имениСина Ир табылыр э балага эни беренче урында.Син узенне Балан урынына куеп карада аннары уйларсын нишлэргэ икэнен.Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
23 гыйнвар 2021 - 23:37Без имениСез ана кияргэ чыксагыз,бик бэхетсез булачаксыз,балагызны да бэхетсез итэсез.ашыкмагыз уз бэхетегезне табарсыз тик Анын белэн тугел.эти энисе нэрсэ эйтсэ шуны эшли торган ир, ир тугел.ялгыша курмэгез.Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.