Логотип
Яңалыклар

«Татар кызы-2021» бәйгесе: җиңүчеләр билгеле

Казанда, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар кызы-2021» республикакүләм бәйгесенең финалы узды.

Казанда, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар кызы-2021» республикакүләм бәйгесенең финалы узды. 

«Татар кызы» бәйгесе соңгы вакытта татар дөньясында иҗтимагый хәрәкәткә әйләнгән проектларның берсе дисәк тә була. Матурлык һәм сәләт бәйгесе генә түгел, ул – милли традицияләр бәйрәме дә. Бөтендөнья татар конгрессы каршында даими эшләп килүче «Татар кызы» дирекциясе булдыру да юкка түгел. Бүген инде ул халыкара дәрәҗәгә күтәрелде. 
Татарстанда «Татар кызы» бәйгесе быел алтынчы тапкыр үткәрелде. 12 кыз арасыннан көзен Үзбәкстанда узачак Халыкара «Татар кызы-2021» бәйгесендә Татарстан данын яклаячак кызны ачыкладылар.
Хәер, кызларның берсе дә бүләксез китмәде сәхнәдән. Һәркем бер номинациядә җиңүче дип табылды:


«Иң җитез кыз» – Гөлчәчәк Кадыйрова (Азнакай районы.)
«Иң иҗади кыз» – Ләйсән Миннәхмәтова (Сарман районы).
«Иң зыялы кыз» – Ләйсән Билалова (Лениногорск районы).
«Иң сөйкемле кыз» – Зөһрә Сәмигуллина (Әтнә районы).
«Иң ихлас кыз» – Әдилә Хәмидуллина (Буа районы).
«Иң зирәк кыз» – Гөлназ Мисалова (Лаеш районы).
«Иң максатчан кыз» – Рания Минһаҗева (Чирмешән районы).
«Иң серле кыз» – Илүзә Мәгъсүмова (Казан).
«Иң зур ачыш» – Гөлназ Гыймадиева (Казан).
«Иң уңган кыз» – Рамилә Гыйниятова (Минзәлә районы).
«Иң ягымлы кыз» – Алисә Низамова (Балтач районы).


Ә аннан кич буе дулкынланып көткән мизгелләр җитте. Дәрәҗәле жюри иң төп җиңүчеләрне атады. Бәйгенең Гран-приена Айгөл Котдусова (Саба районы) лаек булды. Аңа милли хәситә, затлы калфак һәм 50 мең сумлык сертификат бүләк ителде. «Казан гүзәле-2021» исеме Илүзә Мәгъсүмовага бирелде.
«Татар кызы-2021» республика бәйгесендә катнашкан кызларга «Сөембикә» журналы да үз бүләген әзерләде: апрель аеннан кызларның һәммәсенең өенә «Сөембикә» журналы килә башлаячак. 

Халыкара  «Татар кызы-2021» бәйгесендә җиңгән туташ исә машина ачкычына ия булачак.  

Видео: https://youtu.be/umUcnmqrwtU

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар