Логотип
Яңалыклар

Татар конгрессы җитәкчесен Йолдызда нәрсә тетрәндергән?

Бөтендөнья татар конгрессы бинасында узган матбугат конференциясендә бүген узып барган 2023 елга нәтиҗә ясалды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев журналистларның күп санлы сорауларына җавап бирде.

Белгәнебезчә, быел 7 май көнне Курган өлкәсендәге котырынган урман янгыннары Шадрин районының Йолдыз (элеккеге атамасы – Эчкен) татар авылын тулысынча диярлек юк итә. 400 ләп хуҗалыктан нибары 90 йорт кына исән кала. Өйләреннән чыга алмыйча һәлак булучылар да булды. Йолдызга иң беренче ярдәмне Бөтендөнья татар конгрессы оештырды. 

«Сөембикә» журналистының: «Узып барган елга нәтиҗә ясаганда сез артка борылып карагач, мөгаен, иң беренче чиратта Йолдыз авылын искә төшерәсездер. Сез быел анда бик күп тапкырлар булдыгыз. Ул сәфәрләрнең сезне иң тетрәндергәне кайсысы булды?» дигән соравына Васил Гаязович болай дип җавап бирде:
– Без бүген менә Төмәнгә китәбез һәм 22 декабрь көнне кабат Йолдыз авылында булабыз. 

Без беренче тапкыр анда барганда май ае иде. Мин аны үземнең чыгышларда да гел әйтәм, бәлки, ул миңа үзем ир-егет, офицер булганга шулай тоелгандыр: авылны күргәч тә, күз алдыма сугыш килде. Авылга фашистлар килеп, бөтен нәрсәне яндырып киткәннәр кебек. Кинолардагы кебек, бөтен янгын булган урыннарда морҗалар гына утырып калган. Әле каядыр утлар да пыскып ята иде. 

 Ә кешеләр... Аларның ул чакта күзләрендә яшь тә юк иде. Югалып калганнар. Үзләренә килгән фаҗиганең зурлыгын да аңлап бетерә алмыйча басып торалар. Алар өчен тормышның мәгънәсе беткән, чөнки бер сәгать эчендә бөтен нәрсәләре, моңарчы тапкан мал-мөлкәтләре янган да беткән. Уйлый алу сәләтен югалтканнар... Минем йөрәгемә пычак кебек кадалган беренче күренеш шушы булды. 

Без авыл халкын клубка җыйгач, аларны иң элек шушы эчке булган авырлыктан чыгару кирәк иде. Ике атна элек без «караван» дип атап, ашау-эчүләр, одеяллар, раскладушкалар – беренче кирәк-яракны җибәргән идек инде. Әлбәттә, бу гына аз иде. Безнең бурыч – Курган өлкәсе губернаторы, аның урынбасарлары белән халыкны шушы тетрәнгән хәлдән чыгарып, аларга өмет бирү иде. Иң авыры шушы иде. Алар каршыңда басып торалар: еламыйлар да, нидер сорамыйлар да...  

Аннан соң да баруларның берсе дә җиңел булмады. Инде башкарган эшләр күренә башлады. Йорт урыннарын чистарттылар, коймалар кордылар. Халык безне көтеп ала башлады. Үз капка төпләрендә, капкалар юк, билгеле, безне каршы ала, аны эшлисебез килә, моны, диләр. Аннан төзелеш материаллары килә башлады. 4 километр койма гына алып килдек. Шуннан башлагыз, аннары бүтәннәренә дә барып җитәрбез, дип. Шул чакта гына өмет барлыкка килде һәм ике арада диалог китте. 

Инде өйләр күтәрелә башлады. Шул чакта авылда никах үткәрдек.

 Мәхәббәт бу янган авылда да фаҗигагә кадәр туган иде, билгеле. Яшьләрнең әти-әниләре: «Туй кайгысы түгел бит әле», – дисә дә, конгресс аны үткәрүне үз өстенә алды. Никахны да без алар өчен үрнәк булырлык итеп үткәрдек. Күбесе өчен ул яңалык булды. Татар йолалары нигезендә киленне ничек каршы алуны да күрсәттек. Өй әле әзер булмагач, киленне фундаментка гына бастырдык. Туй да хәләл булды. Көл өстендә узса да, ул авылның бердәмлеген күрсәтте. 

Безнең иң зур теләгебез:шушы татар авылын саклап калу иде бит. Һәм иң беренче чиратта, мәктәпне саклап калу иде бурычыбыз. Янгынга кадәр 68 бала укыган Йолдызда, быел 1 сентябрьгә 62 бала килде. Димәк, авылны саклап кала алдык – гаиләләр читкә китмәде. 

Анда һәр бару турында хатирәләр язарга туры килер әле. 

Минем мунча яратканны беләләр, бер барыр алдыннан: «Тиздән киләбез, кем беренче булып мунча төзи», – дидем. Ярыша-ярыша мунча төзи башлаганнар. 

Ә бер баруда кибеткә кердек. Сатуда бөтен кирәк-ярак бар. Бер риваятьне искә төшердем шунда. Борын заманнарда, ураза вакытында сәдака бирү өчен хәлле кешеләр, танытмаслык итеп киенеп, авылларга чыгып киткәннәр, һәм кибетләргә кергәннәр. Кергәч, сатучыдан «әҗәт дәфтәре»н сораганнар.

 Һәр авылда бар андый дәфтәрләр. Мин үскән авылда да бар иде ул... 

Сатучыдан сорыйм: «Сездә әҗәт дәфтәре бармы?» – дим. «Бар», – ди. «Күрсәтегез әле», – дим. Чыгарды. «Иң зур әҗәтне әйтегез әле», – дим. 19 мең 600 сум булып чыкты ул. «Бик тырыш, күп балалалы гаиләнеке бу бурыч, әмма, кызганыч, мөмкинлекләре юграк шул», – ди сатучы. 

Мин янымдагыларга риваятьне сөйләдем. Теге хәлле кешеләр авылларга килгәннәр дә, иң мохтаҗ кешенең әҗәтен түләп, сәдака булсын, Аллаһ кабул итсен, дип чыгып киткәннәр, дим. Икенче көнне теге кеше килә кибеткә, ә аның әҗәте сызылган. 

«Монысы миннән сәдака булыр», – дип, 20 мең акча чыгарып, сатучыга суздым. Авылның иң зур әҗәтле гаиләсен исемлектән сыздылар. Минем янда Курган өлкәсенең вице-губернаторы иде, ул: «Ә икенче иң зур бурыч күпме?» – диде. Ул да кесәсеннән 20 мең акча чыгарды...

 54 меңлек әҗәт дәфтәре иде ул. Без аны ябып кайттык. Дөресрәге, мин ул дәфтәрне үзем белән алдым – тарих өчен. Күңелгә шундый рәхәт булып калды. Уйламаган җирдән бер изге эш эшләдек бит. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар