Логотип
Яңалыклар

Татар китабы интернет киңлекләрен яулый

“Татар әдәбияты үзәге” порталы быел Татар китап нәшриятын эшләтеп җибәрергә планлаштыра. Бу хакта бүген "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының 2015 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2016 елга бурычлар турында"гы киңәйтелгән утырышында нәшрият директоры Илдар Сәгъдәтшин сөйләде.
Ул үз чыгышында, 2015 елда Татар китап нәшрияты 194 китап чыгарды, гомуми тираж 400 мең нөсхәдән артып китте, дип белдерде. 114 китап – социаль әһәмиятле әдәбият, аларның тиражы – 260 мең нөсхә. Китаплар сатудан кергән керем 5 процентка артты, дип билгеләп үтте И.Сәгъдәтшин. Чиста керем үсеш динамикасы 10 процент тәшкил иткән, ә складларда сатылмаган китаплар саны 56 процентка кимегән.
Татар китап нәшрияты директоры татар теле һәм әдәбияты буенча уку әсбапларын электрон формага күчерү, аннары аларны федераль дәреслекләр исемлегенә кертү буенча эш алып барыла, дип сөйләде. Бу исемлеккә 12 дәреслек кертелгән инде. 34 дәреслек экспертларның уңай бәясенә ия булды һәм федераль исемлеккә кертү өчен РФ Мәгариф һәм фән министрлыгына юнәлдерелгән.
Моннан тыш, 2015 елда татар теле һәм әдәбияты буенча 46 электрон дәреслек булдырылган. Алар IOS, Android, Windows операцион системалары булган корылмаларда ачык. “Тагын 13 дәреслек әзерләү һәм федераль исемлеккә кертү планлаштырыла”, - диде Сәгъдәтшин.
Ул шулай ук социаль челтәрләрдә эшләрне активлаштыруга игътибарны юнәлтте, шуннан соң сайтта сатылган китаплар саны 10 тапкыр артты, ә керем - сигез тапкыр.
Аның сүзләренә караганда, Россия төбәкләрендә нәшрият китапларын сату географиясе киңәйгән. Әгәр 2014 елда андый төбәкләр 16 булса, 2015 елда – 37.
Татар әдәбияты белән кызыксынучылар өчен бердәм мәйданчык юк, булган ресурслар нык искергән, дип белдерде нәшрият директоры. Шул ук вакытта татар әдәбияты белән кызыксынучылар Татарстанда да, аннан читтә дә арта. Шуңа күрә Татар китап нәшрияты бердәм мәгълүмат җирлеге булдырырга планлаштыра. “Онлайн-мәйданчык «Таткнигафонд», «Таткнига» сайтлары, интернет-кибетләр һәм бушлай онлайн-китапханәләр мөмкинлекләрен берләштерә һәм татар әдәбиятын популярлаштыру һәм саклау өчен этәргеч булачак”, - дип саный И.Сәгъдәтшин.
Проектны ике этапта тормышка ашыру планлаштырыла. Быел “Татар әдәбияты үзәге” булдыру һәм аның базасында интернет-кибет ачу ниятләнә. Онлайн-китапханә һәм аралашу мәйданчыгы 2017 елда эшли башлаячак.
Порталда төрле телләрдә язылган һәм төрле нәшриятләрдә басылган, татар мәдәниятенә кагылышлы төрле жанрдагы әсәрләр урнаштырылачак. Китапларны бушлай яки компьютергә күчереп алып түләүле укырга мөмкин.
Билгеләп үтик, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов, 2015 елда әйдәп баручы нәшриятләр чыгарган продукциянең гомуми күләме 457 мең чамасы нөсхә тәшкил иткән, дип хәбәр итте.
http://tat.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар