Логотип
Яңалыклар

Татар филологиясе бүлегенә быел ничек кабул итәләр?

Чыгарылыш имтиханнары тәмам, алда зур сайлау – документларны кайсы институтка тапшырырга? Әлбәттә, республикадагы югары уку йортлары арасында әлегәчә иң алдынгысы булып Казан федераль университеты тора. Ул үзенә төрле институтларны һәм факультетларны берләштерә. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты элек безгә яхшы таныш рус һәм татар филологиясе, журналистика факультетлары юнәлешендә дә белгечләр әзерли. Монда өч меңнән артык студентка 300 укытучы белем бирә. Институт үзе өч югары мәктәпне колачлый: Лев Толстой исемендәге рус һәм чит тел филологиясе, Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф, Бодуэн де Куртен исемендәге рус теле һәм мәдәниятара багланышлар югары мәктәпләре.

Бүгенге вәзгыятьтә безгә икенчесе – Г. Тукай исемендәге югары мәктәпнең студентларны кабул итү шартлары, урыннар саны кызыксындыра.

Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе республиканың билингваль мәктәпләре өчен төрле телләрдә белем бирә алучы укытучылар әзерләү белән дә шөгыльләнә. Ул – республикабызның дәүләт заказы.

Уку бюджет һәм түләүле нигездә башкарыла. Бюджет урыннары узган елгыдан бик үзгәрмәгән, институтта быел 365 бюджет урыны бар. Аның 106сы – магистрлар әзерләү өчен, 259 урын – бакалавр дәрәҗәсендә белем алучыларга. Түләүле бүлектә укучылар өчен 600 тирәсе урын каралган. Укырга укерү БДИ нәтиҗәләренә карап. Уртача балл – 237. Моннан тыш, Габдулла Тукай исемендәге югары мәктәпкә керү өчен, юнәлешенә карап, татар теленнән һәм рәсемнән (дизайн факультетына укырга керергә теләсәгез) институт үз имтиханын үткәрә. Шул сәбәпле, абитуриентлардан документлар кабул итү вакыты 11 июльдә төгәлләнә.

Түләүле бүлекнең бәяләренә килгәндә, иң кыйммәтлесе – дизайн факультетында белем алу – елына 200 мең, педагогик юнәлештә белем алу өчен елына 128 мең сум түләргә кирәк була.

Дәүләт заказы буенча билингваль мәктәпләр өчен фән укытучыларын әзерләү – Россиядә тиңе булмаган проект. Әлеге юнәлешне сайлаучыларга, өлгерешенә карап, стипендия түләү дә каралган. «Биш»ле билгеләренә генә укучылар өчен ул айга 15 мең сум. Әмма бу бүлекләрдә укуның бер шарты бар, диплом алган яшь белгеч үзе билгеләнгән мәктәптә биш ел эшләргә тиеш. Моның өчен алдан ук килешү төзеп куела.

Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе тәкъдим иткән юнәлешләр түбәндәгеләр:

филология (татар теле, әдәбияты, журналистика);

педагогик белем. Татар теле һәм әдәбияты, чит тел (инглиз) укытучысы;

дизайн;

профессиональ белем. Интерьер дизайны;

педагогик белем. Музыка һәм өстәмә белем укытучысы;

билингваль мәктәпләрдә биология һәм химия укытучысы;

билингваль мәктәпләрдә математика һәм информатика укытучысы;

билингваль мәктәпләрдә математика һәм физика укытучысы;

билингваль мәктәпләрдә чит тел укытучысы;

балалар бакчалары өчен тәрбиячеләр һәм башлангыч класс укытучылары (әлеге бүлеккә фәкать педагогик училище белеме булганнар гына кабул ителә).

Югары мәктәптә магистратура белеме өч юнәлештә бирелә:

филология. Төрки телләр һәм мәдәниятара багланышлар;

сәнгать белеме;

филолгия. Текст технологияләре: язу һәм редакцияләү.

Тулы мәгълүматны университет сайтында табарга була.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар