Логотип
Яңалыклар

 Татар әдәбияты нинди үзгәрешләр кичергән? 

Халыкара Туган тел көне алдыннан «Татар әдәбияты тарихы»ның VII томы басылып чыгу  бәйрәмгә үзенчәлекле бүләк буларак кабул ителде.

 

Халыкара Туган тел көне алдыннан «Татар әдәбияты тарихы»ның VII томы басылып чыгу  бәйрәмгә үзенчәлекле бүләк буларак кабул ителде. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында сигезтомлык «Татар әдәбияты тарихы» эшләнү турында укучыларыбыз күптән хәбәрдар дип беләм. Бу хезмәт, Татарстан хөкүмәте куйган бурыч буларак «2014–2-22 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында нәшер ителә. 

 Журналистлар белән матбугат конференциясенә килгән галимнәр – Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең вице-президенты, филология фәннәре докторы, академик Дания Заһидуллина, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов, шул ук институтның өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Ләйсән Надыршина – әдәбият тарихының 7 нче томының ничек әзерләнүе турында сөйләделәр, әдәбият тарихын эшләүчеләр алдында торган бурычлар белән таныштырдылар. Китапларның тиражы – 1500 данә. Академик басма буларак, фәнни дәрәҗәдә эшләнгән. Ул китапханәләргә, мәктәп-гимназияләргә, югары уку йортларына җибәрелә. 7 нче том гаять кызыклы дәвергә –1986–2000 еллар татар әдәбиятына багышланган. Әлеге чорда икътисади, иҗтимагый, мәдәни тормыштагы үзгәрешләр тәэсирендә татар әдәбияты үз үсешендә яңа этапка керә. Бу чорда ничек булган татар әдәбияты? Нинди үзгәрешләр кичергән? Томлыктан әнә шул сорауларга җавап табарга мөмкин. Дания Заһидуллина фикеренчә, бу чор татар әдәбиятының элитар әдәбият буларак камилләшү чоры. Үзгәртеп кору чоры әдәбиятны да үзгәртте. Милли үзаң зур сикереш ясады, аның әдәбиятка да тәэсире булмый калмады. Тыелган темалар үтеп керде. Милли проблематика ачыктан-ачык куела башлады. ХХ йөз башы әдәбияты белән аваздашлык, интертекстуаль бәйләнеш урын алу үзен сиздерде. Әдәбиятка публицистика үтеп керде, ул массачыл әдәбиятка якыная башлады, бер әсәр кысаларында төрле стильләр урын алды. 

Әдәбият галимнәре шулай ук хезмәтнең мөһим яңалыгына – республикадан читтә яшәүче әдипләр иҗатын чагылдыруга да тукталдылар.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар